Якташ язучыларыбызның бай мирасын туплап, үсеп килүче буынга тапшыру һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү максатыннан Арча төбәге әдипләре иҗатын туплаган «Без бит — Арча яклары» китабын өйрәнү өстендә даими эш алып барыла. Бүген дә 5-9 сыйныфларда элеге китапның икенче кисәге буенча сыйныф сәгатьләре булып узды. Бу китап - бәрәкәтле, илһамлы Арча төбәгеннән чыккан Г.Тукай, Г.Камал, Г.Бәширов, Р.Төхфәтуллин, Г.Ахунов, М.Мәһдиевләрнең, урта һәм яшь буын әдипләрнең, шулай ук биредә яшәүче каләм ияләренең иҗатын чагылдырган серия. Укучыларда авторларның иҗаты һәм тормыш юлы турында кыскача тәрҗемәи хәле (биографиясе) Һәм әсәрләре зур кызыксыну уятты.