Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 38 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар. 22.02.2016
22 нче февраль көнне “ Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар” исеме астында 7 нче сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде. Укучылар “Тукай оныклары” һәм “Яшь җәлилчеләр” төркемнәренә бүленеп көч сынаштылар. Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатларына тукталдылар, төрле биремнәр үтәп, көчләрен сынадылар. Ярыш “Тукай оныклары” төркеменең җиңүе белән тәмамланды.
-
Математика буенча олимпиада 20.02.2016
Беренче сыйныф укучысы Камалов Кәрим 1-4 нче сыйныфлар өчен оештырылган "Кунг-фу панда" дип аталган Бөтендөнья математика олимпиадасында катнашып 3нче урынны яулады. Укытучысы -Загафарова Гөлнур Фәхеметдин кызы. Котлыйбыз сине,Кәрим! Киләчәктә дә уңышлар сиңа!
-
Айлык дәвам итә 19.02.2016
План нигезендә патриотик айлык дәвам итә.Чираттагысы - "Батырлык дәресе". 5-9 нчы класс укучылары илебез тарихында данлы эз калдырган батырларны барладылар. Аларның күрсәткән батырлыкларын искә төшерделәр. Сугыш чорында батырлык күрсәткән якташларыбызны да онытмадылар.
-
18.02.2016
17 февраля на стадионе г. Арск состоялись лыжные соревнования среди членов профсоюза учреждений образования. Из нашей школы в них приняли участие Фарит Нагимов, Илсия Гаптерашитова, Зилия Зарипова, Лилия Нигаматова и Нурфия Туктарова. Поздравляем наших коллег за активное участие в данных соревнованиях и желаем дальнейших побед!!!
-
Итоги республиканской олимпиады 17.02.2016
9 нчы сыйныф укучысы Васильева Инзилә татар теле фәне буенча республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада уңышлы чыгыш ясап, призлы урынны яулады. Без Инзиләне чын күңелдән бу зур уңышы белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!!! Афәрин, Инзилә!!! Укытучысы - Гөлүсә Җәләлиева.
-
Герой шагыйрь Муса Җәлилгә-110 ел 16.02.2016
Китапханәдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен уку үткәрелде. 6 нчы сыйныф укучылары КВН да катнашты.
-
Республиканский конкурс "Учитель года" 16.02.2016
Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Закирова Солтания Рәсим кызы өстәмә белем бирү педагоглары арасында үткәрелгән "Ел укытучысы 2016" республика конкурсының район этабында "Педагог-оештыручы остаз" номинациясендә җиңү яулады. Солтания Рәсим кызын чын күңелдән зур уңышы белән котлыйбыз һәм зона буенча Питрәчтә үткәреләчәк бәйгеләрдә иҗади уңышлар телибез!
-
Әфганчыларны искә алу көне 15.02.2016
Бүген без якташыбыз,авылдашыбыз Фәнис абый Бикбаевны искә алу сборы үткәрдек. Поч-Поник авылында яшәүче әнисе Мәгъшия апаның хәлен белеп,
Фәнис абыйның каберенә венок салдык . Без авылдашыбыз белән чиксез горурланабыз.
-
Патриотик айлыкта чаралар 13.02.2016
Ташкич башлангыч мәктәбендә хәрби-патриотик айлыкка карата төрле чаралар үткәрелә. Укучылар чаңгыда йөриләр, шашка уеннары уйныйлар.
-
Тарихларда укып ятларлык... 12.02.2016
Тиздән татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел була .Бүген Мөрәле башлангыч мәктәбе укучылары тарафыннан әдәби кичә уздырылды..Укучылар "Кызыл ромашка" һәм "Җәлилчеләр"командаларына бүленеп шагыйрьнең тормышын,иҗатын,язган әсәрләрен белүләре буенча көч сынаштылар.