Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Әти – гаилә терәге, Ватан сакчысы!
Опубликовано: 17.10.2026Әти – гаилә терәге, Ватан сакчысы!
Бүген Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә бик җылы, дуслык һәм горурлык хисләре белән сугарылган матур чара – "Әтиләр көне" узды. Бу көнне без гаиләбездәге иң кадерле кешеләребезне, терәк һәм горурлыгыбыз булган әтиләрне олыларга җыелдык.
Бәйрәмнең рәсми өлеше балаларның матур җырлары, күңелле шигырьләре һәм дәртле биюләре белән үрелеп барды. Һәр чыгышта әтиләргә булган чиксез мәхәббәт, рәхмәт хисләре яңгырады. Балаларның күзләрендәге шатлык һәм әтиләрнең йөзләрендәге горурлык елмаюы бәйрәмгә килүчеләрнең күңеленә үтеп керде.
Концерттан соң чара актив ярышлар һәм спорт уеннары белән дәвам итте. Әтиләр белән балалар командалар булып көч сынашты, тапкырлык, җитезлек һәм татулык күрсәтте. Спорт мәйданчыгындагы җанлы атмосфера, көлкеле ярышлар чын мәгънәсендә, ир-егетлек һәм дуслык үрнәге тудырды.
Чараның иң мөһим һәм онытылмас мизгеле махсус хәрби операциядә катнашкан, Ватаныбыз тынычлыгын саклаучы солдатыбызның чарада катнашуы булды. Чын мәгънәсендәге батыр, Ватан сакчысы булган кунагыбыз балалар белән аралашты, аларга үзенең тәҗрибәсеннән чыгып ватанпәрвәрлек, намуслылык һәм туган якка мәхәббәт турында сөйләде.
Чара бик җылы, бердәмлек рухында тәмамланды. Барлык әтиләрне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!
К списку новостей











