Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Габдулла Тукай музеена экскурсия.
Опубликовано: 15.09.2026Габдулла Тукай музеена экскурсия
Бүген Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен үзенчәлекле көн - алар Габдулла Тукай музеена экскурсиягә килделәр. Күпләр өчен бу экскурсия генә түгел, ә бөек шагыйрь дөньясына чын сәяхәт иде. Беренче минуттан ук балалар үзенә күрә бертөрле атмосфера тойдылар: борынгы әйберләрне, кулъязмаларны, фотоларны күреп, гүя Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорга күченгән кебек булдылар. Яңа экспозиция бик уйлап эшләнгән. Экскурсовод шагыйрь тормышындагы вакыйгалар турында гына сөйләп калмады, ә аның хыяллары, борчулары, киләчәккә баглаган өметләре белән дә таныштырды. Укучылар Г.Тукайның шәхси әйберләрен кызыксынып карадылар, ул елларда тормышның нинди булуын күз алдына китерергә тырыштылар. Балаларны экспозициянең интерактив элементлары аеруча җәлеп итте. Анда шигырь укый торган тавыш ишетергә, беренче басмаларның эскизларын күрергә һәм хәтта Тукай текстларындагы искергән сүзләрнең мәгънәсен аңларга да мөмкин иде. Бу шигърият белән танышуны мавыктыргыч уенга әйләндерде. Укучылар Г.Тукай турында бик матур һәм эчтәлекле фильм дә карадылар. Экскурсиядән соң күпләр Тукай турында элек дәреслекләр буенча гына белүләрен, ә хәзер ул алар өчен тагын да якынрак булуын әйттеләр. Кемдер беренче тапкыр аның юлларының матурлыгын тойды, кемдер тарихның кешеләрнең язмышында ничек чагылуы турында уйланды. Мондый очрашулар һәр кеше өчен бик мөһим: алар дөньяга карашны киңәйтеп кенә калмый, ә гасырлар бәйләнешен тоярга, Тукай иҗатының безнең өчен бүген дә якын булуын аңларга ярдәм итә. Сикертән мәктәбе укучылары өчен бу көн эзсез үтмәде - ул яңа тәэсирләр бүләк итте һәм, бәлки, кемнедер иҗат итәргә дә рухландыргандыр.
Сегодня особенный день для учащихся и учителей Сикертанской основной общеобразовательной школы им. Г. Камала - они побывали в музее Габдуллы Тукая. Для многих это была не просто экскурсия, а настоящее путешествие в мир великого поэта. С первых минут ребята почувствовали особую атмосферу: старинные предметы, рукописи, фотографии словно переносили в ту эпоху, когда жил и творил Тукай. Новая экспозиция не просто показывает факты из жизни поэта, а помогает увидеть его живым - с его мечтами, тревогами, надеждами. Учащиеся с интересом рассматривали личные вещи Г.Тукая, пытались представить, как выглядела жизнь в те годы. Особенно запомнились ребятам интерактивные элементы экспозиции. Там можно было услышать голос, читающий стихи, увидеть эскизы к первым изданиям и даже попробовать угадать смысл устаревших слов из текстов Тукая. Это превратило знакомство с поэзией в увлекательную игру. После экскурсии многие признались, что раньше знали о Тукае только по учебникам, а теперь он стал для них ближе и понятнее. Кто-то впервые по-настоящему почувствовал красоту его строк, кто-то задумался о том, как история отражается на судьбах людей. Такие встречи очень важны: они не просто расширяют кругозор, а помогают почувствовать связь времён, понять, почему творчество Тукая остаётся близким и сегодня. Для учащихся Сикертанской школы этот день не прошёл бесследно - он подарил новые впечатления и, возможно, кого-то вдохновил на творчество.
К списку новостей











