Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
“Әкиятләр иленә сәяхәт”
Опубликовано: 22.01.2026 Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән уен-викторинасы үткәрелде. Әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби-бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкият ул – халык авыз иҗатының борынгы, киң таралган һәм мавыктыргыч җанрларның берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә, явызлыкны гаепли, гаделлекне хаклыкны яклый. Чараның максаты, татар халык авыз иҗаты буларак, әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү; әкият геройлары үрнәгендә укучыларда ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру. Шулай ук укучылар әкиятләрне искә төшереп, сорауларга җаваплар таптылар. Чара бик файдалы һәм күңелле үтте.#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала
К списку новостей











