• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77
Телефон: +7(843)-665-22-18
E-Mail: Ssik.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 42
У нас учат: 13

Опубликовано: 24.05.2025

Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
Кадерле 9нчы сыйныф чыгарылыш укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз! Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле тәҗрибә. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйбыз. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз хыялларыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!



К списку новостей