• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77
Телефон: +7(843)-665-22-18
E-Mail: Ssik.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Сунгатов Шаукат Завдатович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 28
У нас учат: 12

IX Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары

Опубликовано: 29.11.2024

2024 нче елның 29 нчы ноябрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевнең 95 еллык юбилеена багышланган IX Районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Шул уңайдан мәктәбебезгә мөхтәрәм кунаклар кайтты: Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, тәрҗемәче буларак Татарстан язучылар берлеге әгъзасы – Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы; шагыйрә, журналист, “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары, М.Мәһдиевнең студенты – Иксанова Илсөяр Вазыйх кызы; журналист, режиссёр, «Кеше китә – җыры кала” телесериалының сценарий авторы, режиссёры – Александр Анатольевич Далматов; Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, озак еллар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы; Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе – Мөхәмәдияров Рамил Данил улы; Арча муниципаль районы «Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесенең милли мәсьәләләр буенча методисты – Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы; “Агрокомплекс “Ак Барс” ширкәте директоры – Абдуллин Ленар Илсур улы.
Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте. Фәнни-гамәли конференциянең максаты:
- Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевнең 95 еллыгын IX Районара Мәһдиев укуларында билгеләп узу.
Бурычлары:
- Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын тирәнтен өйрәнү;
- укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
- халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру;
- укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү;
- сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм аларны бүләкләү.
Конференция күтәренке рухта Нотфуллина Адилә башкаруында “Моңнар кайтсын авылга”җыры белән башланып китте.
Чарага килгән мөхтәрәм кунакларны, барлык катнашучыларны сәламләп, мәктәбебез директоры Сөнгатов Шәүкәт Җәүдәт улы бәйрәмне дәвам итте. Бәйрәм матур җырлар, нәфис сүз белән үрелеп барды. Укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә”, “Без - 41 нче ел балалары” әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә барышында шулай ук язучының “Ачы тәҗрибә” әсәренә нигезләнеп төшерелгән видеоөзек тәкъдим ителде. М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыям кызы тарафыннан, язучы иҗатын кулланып язылган өзекләр сәхнәләштереп күрсәтелде, шулай ук музей фондын кулланып күргәзмә оештырылды. Гөберчәк авылы китапханәчесе Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы тарафыннан әзерләнгән М.Мәһдиев китапларын туплаган күргәзмә тәкъдим ителде.
Фәнни-гамәли эшләрнең 2 төрле юнәлеше тәкъдим ителде, түбәндәге темалар буенча иҗат эшләре каралды, нәтиҗәләр ясалды. “Мөхәммәт Мәһдиев эзеннән” юнәлешендә 6-9 нчы класс укучылары катнашты. Алар М.Мәһдиевнең әсәрләренә, публицистикасына, тәнкыйть мәкаләләренә, истәлекләренә таянып фәнни эшләр тәкъдим иттеләр.
“Кул эшләрем – җанга сихәтем” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең иҗади остаханәләрен тәкъдим иттеләр. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә чагылган кул эшләренең туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда кулланылышы турында чыгышлар ясадылар. Арча муниципаль районы «Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесенең милли мәсьәләләр буенча методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы һәм килгән кунаклар укучыларның һәм укытучыларның иҗади сәләтләрен, тырышлыкларын, эзләнүчәнлекләрен югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды
IX Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларына Арча, Теләче, Биектау, Әтнә муниципаль районнары һәм Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңеленнән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз, туган ягыбызның горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең 95 еллык юбилеен искә алып үткәрелгән чара һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр!



К списку новостей