• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77
Телефон: +7(843)-665-22-18
E-Mail: Ssik.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Сунгатов Шаукат Завдатович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 33
У нас учат: 11

Опубликовано: 21.03.2024

Мәктәбебездә язучылар белән очрашу кичәсе

Арча районы мәгариф идарәсе Язучылар берлеге белән берлектә укучыларга милли тәрбия бирү, татар халкының иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү максатыннан төрле чаралар оештыруда актив катнашырга чакыра. Якташ әдипләребез, фән эшлеклеләре, гомумән, туган төбәгебезне, мәдәниятебезне, халыкның көнкүрешен яхшыртуга лаеклы өлеш керткән шәхесләр белән очрашулар еш булып тора. 21 нче мартта Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе – Вакыйф Вәкил улы Нуриев һәм язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты – Камил Әдһәм улы Кәримов белән очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәнең төп максаты: укучыларны Вакыйф Нуриев һәм Камил Кәримов иҗатлары белән таныштыру, әсәрләре белән танышуга кызыксыну уяту, укучыларда татар халкының күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү һәм укучыларның иҗади сәләтен үстерү булды. Очрашу кичәсендә Вакыйф Нуриев һәм Камил Кәримовның әсәрләреннән өзекләрне “Без – Камал оныклары” түгәрәгенә йөрүче укучылар сәхнәләштереп күрсәттеләр. Сәнгатьле уку осталары язучыларның әсәрләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Шулай ук кичә моңлы җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле биюләр белән үрелеп барды. Язучылар укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Укучылар һәм укытучылар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Килгән кунаклар белән җанлы әңгәмә сизелмичә үтеп китте, күңелле истәлекләр белән хәтерләребездә уелып калды.
Гомумән, кичә бик тәэсирле, эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды. Милләтебезне саклауга керткән өлешләре өчен һәм безнең укучыларыбызны ихтирам итеп, ерак юлларны якын итеп килгән язучыларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗат уңышлары телибез! Сау-сәламәт булыгыз! Сез үз халкына, үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!



К списку новостей