Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Галиәсгар Камалның тууына 145 ел
Опубликовано: 09.01.2024Галиәсгар Камал Галиәкбәр улы (1879-1933) – татар драматургиясенә һәм татар театрына нигез салучыларның берсе.
6 нчы гыйнвар көнне Татарстанның күренекле драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулды.
1926 елда Галиәскәр Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Г.Камал — татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләре белән баетудан тыш, «Сәйяр» труппасында артист һәм режиссер булып та эшли. Татар театры тарихында актерлар династиясен башлап җибәрә: энеләрен һәм сеңлесен сәхнәгә алып килә. Соңрак улы Әнәс тә драматург, сәләтле режиссер һәм артист булып китә.
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль — Г.Камалның тәрҗемә әсәре «Кызганыч бала» сәхнәләштерелә. Әдипнең якыннан катнашуы һәм практик ярдәме белән оештырылган әлеге ачык спектакль куелу көне татар мәдәнияте тарихына татар профессиональ театрының туу датасы булып теркәлә.
К списку новостей