• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77
Телефон: +7(843)-665-22-18
E-Mail: Ssik.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Сунгатов Шаукат Завдатович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 33
У нас учат: 11

VIII нче районара Мәһдиев укулары

Опубликовано: 04.12.2023

2023 нче  елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп  мәктәбендә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевкә багышланган VIII Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары дистанцион форматта  узды. 

Фәнни-гамәли конференциянең максаты: 

- Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; 

- укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; 

- халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксыну тудыру;  

- укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү, сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм аларны бүләкләү.

       Укуларда гомуми белем оешмаларының V–XI сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Укучыларга фәнни-гамәли эшләрнең 4 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “Туган төбәктә сакланган гореф-гадәтләр” юнәлешендә 5-6  нчы класс укучылары үзләренең мәкаләләрендә туган төбәктә сакланган гореф-гадәтләр турында фикерләрен  яздылар. 2023  нче  ел  Рәсәйдә  Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Бөек кеше- галиҗәнап  укытучы?” юнәлешендә 7-8 нче класс укучылары үз күңел түрләрендә сакланган укытучылары турында истәлек-хатирәләр барладылар. М.Мәһдиев иҗатында Бөек Ватан сугышын чагылдырган мизгелләрне патриотик рәсемнәр белән ачып бирү юнәлешендә 7-9 нчы класс  укучылары  А3 форматында  рәсем иҗат иттеләр. М.Мәһдиев әсәрләрендә бирелгән үзенчәлекле образлар юнәлешендә 10-11 нче класс укучылары фәнни эш яздылар. Укытучылар “Замана укучысын тәрбияләүдә М.Мәһдиев әсәрләренең роле” дигән темага фәнни-эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. 

М.Мәһдиев укуларына барлыгы 90 эш килде, Арча, Биектау, Әтнә, Саба  муниципаль районнары укучылары һәм укытучылары актив катнашты.

Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, һәрбер юнәлеш буенча җиңүчеләр билгеләнде. 

Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз, туган ягыбызнын горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт ага Мәһдиевкә багышлап үткәрелгән чара һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр! 



К списку новостей