• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77
Телефон: +7(843)-665-22-18
E-Mail: Ssik.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Сунгатов Шаукат Завдатович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 33
У нас учат: 11

Ата-аналар җыелышы

Опубликовано: 08.11.2023

Бүген мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышны мәктәбебез директоры Сөнгатов Ш.Җ. ачып җибәрде, ул укытучыларны, әти-әниләрне, укучыларны килгән кунаклар, көн тәртибенә куелган максатлар белән таныштырды. Беренче көн тәртибе буенча Арча районының эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, балигъ булмаган яшүсмерләр белән  эшләүче полиция капитаны Усманова Э.С. чыгыш ясады. Ул әти-әниләрне һәм укучыларны юл йөрү,транспорт чараларын дөрес куллану кагыйдәләре белән таныштырды, исерткеч эчемлекләр, тәмәке, электрон сигаретлар кулланырга ярамаганлыкны, социаль челтәрләр белән сак эш итүне искәртеп үтте. Икенче көн тәртибе буенча Арча районынын Сеҗе янгын бүлекчәсе җитәкчесе Нуриев С.Х. янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде. Өченче көн тәртибе буенча мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәмсемөхәмәтова Г.Ф. чыгыш ясады. Ул әти-әниләргә 1 нче гыйнвардан электрон журналның гамәлдән чыгаралуын һәм яңа “Моя школа” дип исемләнгән электрон системага күчү турында аңлатты, инструкция буенча тиешле гамәлләрне эшләп, бу системага ялганырга кирәклекне әйтте. Дүртенче көн тәртибе буенча җыелышлар сыйныфларда үтте. Сыйныф җитәкчеләре 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар, Бөтенрәсәй тикшерү эшләренә, Бердәм дәүләт имтиханнырына әзерлек, тәртип турында сөйләделәр. Җыелыш бик эчтәлекле формада үтте. Икенче чиректә укытучыларыбызга һәм укучыларыбызга уку-укытуларында зурдан-зур уңышлар телибез! 



К списку новостей