Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын! 02.03.2023
М.Мәһдиев музее мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең Гөберчәк авылы укучылары махсус операциядә катнашучы Вафин Рәвиснең әти-әнисе янында булдылар. Әле генә үтеп киткән Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлап, үзләре ясаган открыткаларына изге теләкләрен яздылар. Рәвис абыйларының исән-сау Җиңү белән әйләнеп кайтуын теләделәр. Әти- әнисенә тазалык, түземлек, исән-сау яшәүләрен телибез. Дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын! -
Ф. Гәрәфиев истәлегенә узучы чаңгы ярышы 01.03.2023
Бүген мәктәбебез укучылары физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р. Р. җитәкчелегендә Кырлайда Ф.Гәрәфиев истәлегенә узучы чаңгы ярышындакатнаштылар. Укучылар командасы 3 нче урынга лаек булды. Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез! -
«Юлда да акыл кирәк» 28.02.2023
Татар халкында борынгыдан килгән күркәм гадәт бар. Юлга чыкканда һәркемне: «Хәерле юл!» дип озатып калалар. Әйе шул, без яши торган заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый. Бүген мәктәбебездә 1-7 класс укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юлда да акыл кирәк» дигән чара үтте.Әлеге чараның кунаклары арасында ДБУ "БДД" профилактика бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы, "Ашит" табигать заказчысы инспекторлары Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы да бар иде. Чараның максаты:1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.2. Балаларда юлда йөрү культурасы тәрбияләү.Мондый чараларны әзерләгән вакытта да, карап утырганда да укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. Юлда имин йөрү безнең үзебездән тора. Имгәнүне булдырмау, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк юлыгалар. «Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!», дип юкка гына әйтмиләр. Юлга чыкканда һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юл билгеләрен белү бик мөһим. Менә аларның берничәсе генә: юлның уң ягыннан гына, бары тик тротуардан гына йөрергә, урамны тиешле урыннарда гына аркылы чыгу кирәк. Болар без белергә тиешле гади генә кагыйдәләр. Ә кайбер кешеләр аларны да үтәми бит. Яз җиткәч, малайлар, кызлар велосипедка утырып урамга чыгалар. Алар арасында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәүчеләр дә бик еш очрый. Шуның аркасында бәлага тарыйлар. Юл кагыйдәләрен бозган кешеләр үзләре генә зыян күреп калмый, ә башка кеше тормышын да куркыныч астына куя. Бигрәк тә авыл җирендә – юл билгеләре, светофорлар булмаган урыннарда – балаларны шәһәр тормышына әзерләү зур игътибар сорый.«В дороге тоже нужен ум»У татарского народа есть древняя добрая традиция. Когда человек отправляется в дорогу, ему говорят: «В добрый путь!» Чтобы благополучно ходить и ездить по дорогам, нужно хорошо знать правила дорожного движения. Сегодня в нашей школе с учениками 1-7 классов прошло мероприятие по правилам дорожного движения «В дороге тоже нужен ум». Гостями данного мероприятия стали начальник отделения профилактики в Арском районе ГБУ “БДД” Мухаметзянова Эндже Газизовна, специалист Северного территориального управления Министерства экологии и природных ресурсов РТ Шаймуллина Алия Ринатовна, инспекторы Природного заказчика “Ашит” Абдрахманова Гульнара Ильясовна, Ахметзянов Рашид Зиннурович.Цель мероприятия:1. Закрепить знания детей о дорожных знаках и правилах дорожного движения.2. Воспитание у детей культуры дорожного движения. И при подготовке, и при просмотре таких мероприятий повышается заинтересованность учащихся в получении дополнительной информации. От нас самих зависит безопасность дорожного движения. Предотвращение травм, охрана здоровья в наших руках. Дети, которые не знают и не соблюдают правила, чаще попадают в опасные ситуации. Не зря говорят: "Будь на дороге, успевай, знай правила дорожного движения! Выезжая на дорогу, важно всегда помнить о правилах дорожного движения, знать дорожные знаки. Вот лишь некоторые из них: “Ходи только с правой стороны дороги”, “Переходи улицу только в нужных местах” и многие другие. Это всего лишь несколько простых правил, которые мы должны знать и соблюдать. А ведь некоторые люди их не соблюдают. Когда наступает весна, мальчики и девочки садятся на велосипеды и выходят на улицу. Среди них очень часто встречаются и те, кто не соблюдает правила дорожного движения. Из-за этого они попадают в беду. Люди, нарушившие ПДД, не только сами страдают, но и рискуют жизнью других людей. Особенно в сельской местности – там, где нет дорожных знаков, светофоров – подготовка и обучение детей правилам дорожного движения в городской среде требуют большого внимания. -
Всероссийская акция «Читаем Ушинского» 25.02.2023
С 1 февраля 2023 года стартовала Всероссийская акция «Читаем Ушинского», которая приурочена к 200-летию со дня рождения русского педагога и писателя Константина Дмитриевича.Цель акции – способствовать привлечению большего числа участников к вдумчивому и творческому осмыслению педагогического наследия классика российской педагогики.В данной акции учителя нашей школы приняли активное участие.«Ушинскийны укыйбыз» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе2023 елның 1 нче февраленнән башлап, рус педагогы һәм язучысы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Ушинскийны укыйбыз» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе башланды.Әлеге акциядә безнең мәктәп укытучылары да актив катнаштылар. -
Музейга сәяхәт. 22.02.2023
2022-2023 нче елның тәрбия эше планы нигезендә, балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, укучыларның районыбыз музейлары буйлап сәяхәтләре дә каралган. Бүген мәктәбебезнең 7-9 нчы класс укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Д.Г. җитәкчелегендә Арча районы “Казан арты” тарих - этнография музеенда экскурсиядә булып кайттылар. -
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2023
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең туган телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.Безнең мәктәптә Халыкара туган тел көне зурлап уздырылды. Бәйрәмгә “төрле милләт вәкилләре” кунакка килде. Укучылар татарча, русча, инглизчә, үзбәкчә шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм җыр һәм бию белән үрелеп барды. 7 нче һәм 8 нче класс укучылары туган телебезне олылап плакатлар иҗат иттеләр. 6 нчы класс укучылары табын әдәбен белмәгән кешеләр турында мәзәкләр сөйләделәр. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да Халыкара туган тел көне белән котлыйбыз! Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора!21 февраля - Международный день родного языка21 февраля отмечается Международный день родного языка. Этот международный праздник, объявленный ЮНЕСКО, призван сохранить языки мира, передать их будущим поколениям. Язык каждого народа уникален, знание многих языков расширяет кругозор. Наш родной язык – татарский. Поэтому мы должны с уважением относиться к своему языку. Расширение сферы применения родного языка, передача его детям и внукам – наша главная задача. В нашей школе было проведено мероприятие, посвящённое Международному день родного языка. В гости на праздник пришли «представители разных национальностей». Учащиеся рассказали стихи на татарском, русском, английском, узбекском языках. Праздник сопровождался песнями и танцами. Учащиеся 7 и 8 классов сделали плакаты в честь родного языка. Ученики 6 класса рассказали анекдоты о людях, не знающих правила поведения в гостях. Расширение сферы применения нашего языка, передача его нашим детям – наша главная задача.Уважаемые соотечественники, дорогие друзья! Поздравляем всех с Международным днем родного языка. Давайте сохраним, защитим наши родные языки, потому что родной язык занимает одно из важнейших мест в жизни нации! -
Татар әдәбияты фәненнән фәнни-эзләнү укулары 18.02.2023
"Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге III Районара укулары"ның "Шушы яктан шушы туфрактан без" юнәлешендә III урын алган 7 нче сыйныф укучысы Камалова Диләрә Барлас кызын котлыйбыз!Җитәкчесе: Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы.Татарстанның халык язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировка багышланган I Районара Бәширов укуларының «Туган ягым табигате" рәсем конкурсы юнәлешендә I урын алган 8 сыйныф укучысы Нәгыймова Руфинә Фәрит кызын котлыйбыз!Җитәкчесе: Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы. -
Әлифба бәйрәме 17.02.2023
Бүген 1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре һәм 3,4 нче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Әлифба бәйрәме бик күңелле үтте.Праздник АзбукиСегодня ученики 1 класса праздновали свою первую победу в мире знаний. В празднике приняли участие родители первоклассников и учащиеся 3,4 классов.Ученики пели, танцевали, читали стихи наизусть. Праздник Азбуки прошел очень весело. -
15 февраля – День памяти воина-интернационалиста 16.02.2023
15 февраль - сугышчы-интернационалистны искә алу көне 15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән солдатларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көнне сугышчы- интернационалистларны хөрмәтләп искә алалар, алар туган ил чикләреннән читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәгәннәр. Шул уңайдан кичә мәктәбебезукытучылары һәм 9-нчы сыйныф укучылары Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән авылдашлары Гыйбадуллин Рөстәм Сөнгатулла улы һәм Сәгъдиев Мансур Хәйретдин улы каберләрен зыярәт кылдылар, кардан чистарттылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.15 февраля отмечается День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества. Эта памятная дата установлена в честь воинов-интернационалистов, которые выполняли свой боевой долг за пределами границ своей родной страны. В связи с этим учителя и ученики 9 класса побывали вчера на могилах односельчан Гибадуллина Рустама Сунгатулловича и Сагдиева Мансура Хайретдиновича, исполнивших свой боевой долг в Афганистане, очистили могилы от снега, почтили их память минутой молчания. -
«Муса Җәлил – патриот шагыйрь» 15.02.2023
Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы. Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсендә туа. Муса Җәлилнең иҗат юлына чишмә башы аның туган авылы – Мостафа авылыннан башланып киткәндер. Кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксына. Муса Җәлил 13 яшеннән шигырьләр яза башлый. М Җәлилнең тормышы да, иҗаты да балалар белән бәйләнгән. Муса шат күңелле, шаян, тәртипле, тырыш, эшчән балаларны яраткан. Ул үзе дә шундый булган. Ул балалар өчен шигырьләр, җырлар, уенлы-хәрәкәтле җырлар, пьесалар язган. 1922 елда ул Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” дигән балалар журналы редакциясендә җаваплы редактор булып эшли башлый. Бик күп шигырьләр яза. Гитлерчылар белән сугыш башлангач, Муса Җәлил фронтка китә. 1942 елда ул әсирлеккә төшә - фашистлар кулына эләгә. Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта да дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта.Бүген мәктәбебездә герой шагыйребезгә багышлап класс сәгатьләре узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, презентация ярдәмендә аның иҗаты белән таныштылар.«Муса Джалиль - поэт-патриот»Муса Джалиль... Это имя хорошо знакомо всем. Поэт, воин, борец. Герой Великой Отечественной войны. Родился 15 февраля 1906 года в Оренбургской области. Вероятно, начало творческому пути Мусы Джалиля положила его родная деревня Мустафа, где он с детства интересовался литературой. Муса Джалиль начал писать стихи с 13 лет. Жизнь и творчество М. Джалиля неразрывно связаны с детьми. Муса любил веселых, дисциплинированных, трудолюбивых детей. Таким был и он сам. Он написал стихи, песни, пьесы для детей. В 1922 году Муса Джалиль приехал в Казань. Затем стал работать в Москве ответственным редактором в редакции детского журнала «Маленькие друзья». После начала войны с гитлеровцами Муса Джалиль ушел на фронт. В 1942 году попал в плен к фашистам. Муса Джалиль и его товарищи сражаются против врага и в плену. Гитлеровцы узнали об этом и казнили их.Сегодня в нашей школе в связи с днём рождения Мусы Джалиля прошли классные часы, посвященные поэту-герою. Учащиеся прочитали стихи, познакомились с его творчеством.











