Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Пробный экзамен по математике 30.12.2023

В школе прошел пробный экзамен по математике. Пробный экзамен делается для тренировки перед важным, настоящим экзаменом, который определяет будущее школьников. Девятиклассники усердно готовились и старались выполнить все задания добросовестно.
-
Шашка-шахмат ярышлары 29.12.2023

28 нче декабрь көнне Курса-Почмак урта мәктәбендә зона буенча шашка-шахмат ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 8 команда көч сынашты. Мәктәбебез укытучылары да әлеге ярышларда матур күрсәткечләргә ирештеләр. Шахмат ярышларында физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Разил Расип улы 1 нче урынга, укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы 2 нче урынга лаек булдылар. Укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2023

Бүген мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел бәйрәме булып үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Бәйрәмдә чирекне “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тәмамлаган укучыларга, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга, төрле бәйгеләрнең җиңүчеләренә мактау грамоталары тапшырылды. Башлангыч класс укучылары чыршы тирәсендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды.
-
Район хакимияте башлыгы чыршысы 26.12.2023

Бүген район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы үткәрелде. Чарада махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең энеләре Гобәев Рәдис һәм Вафин Ильяр катнашты.
-
Яңа ел якынлаша 25.12.2023

Менә һәр кешенең көтеп алган бәйрәме - Яңа ел якынлаша. Мәктәбебездә балалар, бик тырышып, шушы бәйрәмгә әзерләнәләр. Чөнки ел ахырында тырышып укыган, төрле чараларда катнашкан балаларны чыршы астында бүләкләр көтә.
Кытай календаре буенча, Яңа 2024 ел — яшел агач Аждаһа елы. Шул уңайдан һәр классның рәссамнары плакатлар ясадылар. Әлбәттә инде аларда ел символы булган яшел Аждаһа сурәтләнгән. Бу — үсү һәм чәчәк ату символы. Яшел төс яшәешне, үсешне һәм яңарышны тасвирлый, ә агач тотрыклылыкны, көчне һәм ныклыкны гәүдәләндерә. Шулай итеп, яшел Аждаһа елы безгә тормышта уңай үзгәрешләр вәгъдә итәр дип ышанасы килә.
Аждаһа, еш кына борынгы белемнәрне һәм хәзинәләрне саклаучы көчле җан иясе буларак, хакимлек, зирәклек символы да булып тора. Димәк, Яңа елда бездән тәвәккәл гамәлләр, акыллы фикерләр көтелә.
Вот и наступает долгожданный праздник каждого человека - Новый год. В нашей школе ребята старательно готовятся к этому празднику. Ведь в конце года ребятишек, которые усердно учились, участвовали в различных мероприятиях, под елкой ждут подарки.
По китайскому календарю Новый 2024 год - год зеленого древовидного Дракона. По этому случаю художники каждого класса создали плакаты. На них изображен зеленый Дракон - символ года. Это символ роста и процветания. Зеленый цвет символизирует жизнь, рост и возрождение, а дерево символизирует стабильность, силу и прочность. Хочется верить, что год зеленого Дракона принесёт нам позитивные перемены в жизни. Дракон как могущественное существо, часто хранящее древние знания и сокровища, также является символом власти, мудрости. Значит, в новом году от нас ждут решительных действий, мудрых суждений. -
Татар милли ризыклары
23.12.2023
Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле. “Туган телем сагында” акциясе кысаларында Шәймәрданова А.Р. 5 нче классларда “Татар милли ризыклары” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Милли ашларның үзенчәлеге, татар милли ризыклары тарихы, чәйнең шифалы эчемлек булуы турында сөйләде.
-
Ученики принимают активное участие в сдаче норм ГТО.
22.12.2023
Ученики с волнением ожидали спортивный экзамен. И настрой на высокие результаты у учащихся был вовсе не детский! Несмотря на строгие требования к выполнению тестов, ребята справились с заданиями, показав свою выносливость, быстроту и ловкость.
-
Туган телем сагында 21.12.2023

"Туган телем сагында" акциясе кысаларында 5 нче классларда "Йон эрләү серләре" дип исемләнгән дәрес үткәрелде.
Борын борынгыдан ук ата-бабаларыбыз сарык асраган. Хатын-кызларыбыз исә сарык йонын алу, язу, эрләп кату, җылы оекбаш, бияләйләр һәм башка бик күп төрле өс киемнәре әзерләү белән шөгыльләнгәннәр.
Туган телебезне, динебезне, кабатланмас милли моңыбызны күз карасыдай саклыйк, кадерен белик -
Туган телем сагында 20.12.2023

Бүген “Туган телем сагында” акциясе кысаларында Шәймарданова А.Р. «Татар хатын-кызларының традицион элементлары» дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Татар гаиләләрендә элек-электән кызларны тегәргә, чигәргә, йон эшкәртү ысулларына өйрәткәннәр. Бу, язу һәм уку белгән кебек үк, мәҗбүри гамәл булган. Үзе өчен әйберләр ясаганда хатын-кыз аларга бөтен осталыгын, күңелен салган. Хатын-кыз киемен чигеп, кыйммәтле бизәкләр кушып теккәннәр. Татар хатын-кызлары, башка мөслимәләр кебек, өсләренә зур күләмдә төрле бизәнү әйберләре такканнар.
-
Арча районы музейларына виртуаль экскурсия 19.12.2023

Безнең Арча районы - музейлар ягы. Музей – тарихи җәүһәрләрне барлау, аларның иң мөһимнәрен сайлау, туплау, киләсе буыннар өчен югалтмыйча саклау урыны булып тора. Ул – һәрберебезнең дөньяга карашын формалаштыруга, баетуга ярдәм итә торган үзенчәлекле дөнья. “Туган телем сагында” акциясе кысаларында Сәгыйдуллина Ч.Р. 9 нчы сыйныф укучылары өчен Арча районы музейлары буенча виртуаль экскурсия уздырды.











