Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
14.02.2015

13 февраля наша школьная команда участвовала в районном Чемпионате по запуску авиамоделей самолетов посвящённого 70-летию Победы нашего народа в Великой Отечественной войне 1941-1945гг. Ученик 4 класса Ибатуллин Ирек был самым молодым участником в соревновании "Максимальная дальность полета «Стандартной» метательной авиамодели" и занял III место. Поздравляем его с победой и желаем дальнейших успехов!
-
13.02.2015

Тын кал, иптәш!
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең- кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне.
Бүген, 13 нче февраль көнне, мәктәбебез укучылары һәм укытучылар Әфганстан республикасында хәрби хәрәкәттә катнашкан авылдашларыбыз - Гыйбадуллин Рөстәм һәм Сәгъдиев Мансурларның кабер өсләрен кардан чистартып, веноклар куйдылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Яшьле күзләр карашында
Катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
-
12.02.2015

15 нче февраль – патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә 14 февраль көнне класс сәгатьләре Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланды. 3 нче класс укучылары да Муса Җәлил турында бик күп мәгълүмат туплаганнар. Презентация ярдәмендә тормыш юлы өйрәнелде һәм шигырьләре яттан сөйләнде.
-
11.02.2015

15 февральдә Россиядә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылган көн билгеләп үтелә. Безнең җирлегебездә дә Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбыз бар: Әһлиуллин Рафис, Хөсәенов Илдус, Гыйбадуллин Рөстәм һәм Сәгъдиев Мансурлар. Гыйбадуллин Рөстәм һәм Сәгъдиев Мансур туган якка кайткач вафат булдылар. Мәктәбебездә эшләп килүче “Яшь журналист” һәм “Каурый каләм” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр укытучылар белән берлектә Әфганстан республикасында хәрби хәрәкәттә катнашкан авылдашларыбызны хөрмәтләп венок ясадылар.
Әфганстан йөрәкләрдә
Мәңге төзәлмәс яра.
Дәһшәтле сугыш авазы
Тарихта мәңге кала.
-
09.02.2015

Татар халкының “Хезмәт кешене бизи” дигән әйтеме бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль дә тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Безнең мәктәп укучылары кәгазь бөкләп, төрле әйберләр ясарга яраталар. Аларның иҗат җимешләре мәктәбебез күргәзмәләрендә үз урыннарын табып торалар.
-
07.02.2015

7 февраля на уроке технологии по теме «Фигура человека и её измерения. Правила снятия мерок» учащиеся 5 класса познакомились с правилами снятия мерок, с условными обозначениями, применяемыми в швейном деле, начали подготовку к проектной работе по теме «Фартук». Учитель технологии подробно объяснила и показала, как нужно правильно снимать мерки, как правильно их записывать. После объяснения учителя учащиеся самостоятельно сняли мерки, записали результаты измерений в таблицу. После снятия мерок с интересом приступили к выполнению чертежа выкройки фартука. Ребята с увлечением отвечали на вопросы, выполняли чертёж. Ученики получили новые знания, им был интересен процесс создания швейного изделия!
-
06.02.2015

8 нче февраль - дөньякүләм яшь антифашистлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безнең мәктәптә, “Каурый каләм” түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашында китапханәче А. А. Гарипова “Герой пионерлар” дип аталган әңгәмә үткәрде. Эчтәлекле презентация аша укучылар батыр яшьтәшләре турында үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар.
-
06.02.2015

Ученик 8 класса Каримов Булат Шамилевич участвовал в муниципальном этапе республиканского конкурса чтецов "Во имя мира на земле", посвященного к 70 - летию Великой Победы и награжден благодарственным письмом. Желаем здоровья, творческих успехов и стать настоящим патриотом своей Родины!
-
05.02.2015

Февраль ае – хәрби – патриотик ай. Шушы айда үзләренең туган Ватаннары өчен көрәштә һәлак булган яшь батырларны искә алу көне дә билгеләп үтелә. Бу көнне 8 нче февральдә билгеләп үтү турындагы карар 1964 нче елда БМО Ассамблеясе тарафыннан кабул ителә. Шул уңайдан мәктәбебездә 5 нче февраль көнне класс сәгатьләре яшь геройларны искә алуга карата үткәрелде. 4 нче класс укучылары да геройлар турында бик күп мәгълүмат туплаганнар. Үзләренең чыгышларында геройларның батырлыгына соклануларын белдерделәр. Соңыннан патриотик рухтагы рәсемнәр ясадылар.
-
05.02.2015

8 нче класс укучысы Сәгыйдуллина Зөһрә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, « Сугыш чоры балалары һәм аларның тормышы» юнәлешендә эзләнү эше башкарды. (Җитәкчесе Ч.Р.Сәгыйдуллина)











