Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Яшь туристлар 22.04.2015

Ярышларга күп йөрибез,
Без барыбыз варислар.
Тауларга да менәбез,
Бүген әле - туристлар.
Бу түгәрәк серләренә,
Разыйл абый өйрәтә.
Йөгертә дә, сикертә дә,
Бауга да үрмәләтә.
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 21.04.2015

Китапларны яңартабыз,
Барыбыз тырышабыз.
Белем бирүче дусларны,
Саклау бит - бурычыбыз.
Мәрхәмәтле булыйк дуслар,
Белем биргән китапка.
Бездән соң да бик күп еллар,
Хезмәт итсен халыкка.
-
Г.Тукайның тууына - 129 ел 21.04.2015

Г. Тукайның тууына 129 ел уңаеннан, бүген "Каурый каләм" түгәрәге әгъзалары “Тукай безнең көннәрдә” дип аталган әдәби кичә үткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатын искә төшерделәр, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Кичә ахырында Тукай әкиятләрен карадылар. Соңыннан, караган әкиятләре буенча иллюстрация ясадылар.
-
20.04.2015

18 апрель көнне 9 нчы класс укучысы Салихова Адилә Р.Вәлиеваның "Толымнарың" шигыре белән, Арча шәһәрендә "Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлап яшик!" девизы астында узган гала концертта чыгыш ясап, "Әдәби музыка сәнгате" номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Адиләнең чыгышы тамашачылар һәм район башлыгы Нуриев И.Г. тарафыннан югары бәяләнде. Адиләне бу зур уңышы белән котлыйбыз!!!
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 20.04.2015

Безнең бүлмәбездә бик күп,
Матур - матур гөлләр.
Гел карап торганга күрә,
Гөрләп үсәләр алар.
Яратып торырга кирәк,
Сындармаска аларны.
Төпләрен йомшартырга,
Су сибәргә - аннары.
-
18.04.2015

Табигать никадәр генә көйсезләнсә дә, үзенекен итә: яуган кар эреп бетеп бара, ә аның астындагы чүпләр янәдән баш калкыта. 2015 елның 1 апреленнән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Торак җиребезнең төзеклеге, чисталыгы өчен кайгырту ул ел да игълан ителә торган шушы айлык барышында гына булырга тиеш түгел. Экология безнең һәркайсыбыздан көндәлек игътибар сорый. Ә айлык барышында ел буе башкарган эшләребезгә җавап тотабыз.Яшәгән авылларыбыз, урамнарыбыз, мәктәп яннары төзек тә, чиста һәм матур да булсын. Матур җирдә күңелләр дә матур була. Әнә шуны истә тотып, мәктәбебез укучылары, укытучылар 18 нчы апрель көнне мәктәп ишегалдына өмәгә чыктылар. Бу эштән беребез дә читтә калмадык.
-
18.04.2015

17 нче апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” әдәби - музыкаль кичәсе узды. Кичәгә бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты, татар әдәбияты, мәдәнияты белән кызыксынучылар килде. Безнең мәктәптән Идиятов Ядкәр Хәлим улы Г.Тукайның “Театр” дигән шигыре белән чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Аңа киләчәктә уңышлар телибез.
-
17.04.2015

Заманча стандартларның мәктәп баласына заманча таләбе: бала шәхесен игътибар үзәгенә кую. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә. Яңа стандартлар таләп иткәнчә, һәр бала мәктәпне тәмамлаганда үз проектын якларга тиеш. 17апрель көнне мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары үзләренең предметара нәтиҗәле эшләрен күрсәтү максатыннан, ”Җир турында без нәрсә беләбез?” дигән проект эше эшләделәр. Әлеге эшчәнлек барышында укучылар коллективта эшли белүләрен, үзләреңә бирелгән эшкә җаваплы карауларын, төрле чыганаклардан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алуларын күрсәттеләр.
-
Казан федераль университетында тантаналы чара 16.04.2015

15 нче апрель көнне Россиянең иң зур фәнни уку-укыту комплексларыннан берсе булган Казан федераль университетының тарихи бинасында регионара предмет олимпиадаларының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.Укучыларны университет бинасы белән таныштырдылар һәм химия, физика, тарих музейларына экскурсия оештырдылар. Күренекле галимнәр белем биргән Университет залларыннан үтү, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасына катнашу күңелләрдә зур тәэсир калдырды. Тантаналы чарада җиңүчеләрне уку йортының җитәкчеләре һәм галимнәре тәбрикләде. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Солтанова Илүзә Рамил кызы татар теленнән җиңүче булып III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны чын күңелебездән тәбрик итәбез!
-
15.04.2015

12 нче апрельдә якташ шагыйрәбез Заһирә Гомәровага 85 яшь тулды. Шагыйрәне искә алу максатыннан, 15 нче апрельдә Гөберчәк мәдәният йортында “Заяга узмаган гомер” дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсен М. Мәһдиев исемендәге музей җитәкчесе Халидә Габидуллина ачып җибәрде. Ул укучыларны, килгән кунакларны Заһирә Гомәрованың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәмгә Чөмә-Елга авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Фирдия апа Гафиятова да килгән иде.Ул үзенең балалар өчен, табигать, әти-әниләргә багышланган шигырьләре белән таныштырды, укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде. Кичә табын янында дәвам итте, Фирдия апа Гафиятова укучыларга, килгән кунакларга бүләкләр дә тапшырды. Бәйрәм кичәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.











