Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Районара Мәһдиев укулары 22.10.2015

Бүген мәктәбебездә якташыбыз, танылган язучы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан районара Мәһдиев укулары үтте. Укуларга Арча һәм күрше районнардан туган телне сөюче, аның чишмәдәй саф үзенчәлекләрен күз карасыдай саклаучы, яшь буынга җиткерүче, күңел байлыгы өләшүче сүнмәс дәрт, бетмәс көч белән иҗади эшләүче укытучылар һәм әдәбиятка, туган телебезгә мәдхия җырлаучы укучыларыбыз җыелды. Укучылар дүрт юнәлештә үзләренең көчләрен сынап, зур уңышларга ирештеләр. Җиңүчеләрне Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы тәбрикләде, аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган районара Мәһдиев укуларын оештыруда ярдәм иткән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улына, мәгариф идарәсе методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызына, "Агрокомплекс Ак Барс" ширкәте җитәкчесе Сәлахов Шәйдулла Имам улына чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
Тест по профориентации 21.10.2015

В настоящее время широко применятся тесты, главная задача которых,- выявление способностей и склонностей, интересов подростков. Тестирование помогает старшеклассникам определиться с выбором профессии. Решению этой задачи и было посвящено сегодняшнее профориентационное тестирование для учащихся 7-8 классов.
-
Җиңүегез белән котлыйбыз. 20.10.2015

17 нче октябрь көнне Арча спорткомплексында кул көрәше буенча көч сынаштылар. Ярышта мәктәбебез укучылары да катнашты. Заһидуллин Илнур (8 класс), Идиятов Ядкәр (9 класс) 2 нче урын алдылар. Укучыларыбызны һәм физик тәрбия укытучысы Разыйл Расиповичны уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Мәңге яши, яшьни яшь Тукай! 19.10.2015

Бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңае белән мәктәбебездә рәсем күргәзмәсе оештырылды. Барлык укучылар да бик теләп катнаштылар, шагыйрьнең төрле әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.
-
Беренчеләр - беренче 16.10.2015

Кече яшьтән өйрәнәбез,
Спорт - безнең дустыбыз.
ГТО ны "бик яхшы"га
Тапшырырга уйлыйбыз.
-
"Хәтер көне" 15.10.2015

1552 елның 15 нче октябре - "Хәтер көне". Уян, хәтер! Ерак бабаларыңны искә ал. Алар рухы алдында башыңны иеп, дога кыл. Татарның хәтере бар. Гыйбрәтле язмышка дучар булган татар халкы, киләчәгеңне сакла. Яшәешебез якты, күгебез аяз булсын!
Бүген мәктәбебездә "Хәтер көне" уңаеннан класс сәгатьләре үткәрелде. -
Кул эшләре күргәзмәсе 14.10.2015

Бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллыгын каршылау уңаеннан мәктәбебездә аның иҗаты буенча зур күргәзмә оештыралак. Инде балалардан кул эшләре килә башлады. Укучыларның фантазияләренә шаккатырлык.
-
Районкүләм Мәһдиев укулары 13.10.2015

Мөхәммәт Мәһдиев тормыш юлын һәм аның иҗатын өйрәнүче хәзерге заман галимнәренең иҗатын тирәнтен өйрәнү; сәләтле укучыларны ачыклау; укучыларда фәнни белемнәрне актуальләштерү; халкыбызның тарихы, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 22 нче октябрь көнне мәктәбебездә районкүләм Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелә.
-
"Көзге кросс-2015" 12.10.2015

12 нче октябрь көнне мәктәбебездә көзге кросс булып узды. Укучылар ярышта бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Безнең туристлар 09.10.2015

Арча муниципаль районында, мәктәпләрдә үткәрелүче спорт түгәрәкләренә зур игътибар бирелә. Укучылар сараеның, Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә эшләп килүче "туризм" түгәрәге дә үсештә. Хәзерге вакытта, түгәрәктә 18 укучы шөгыльләнә. Алар һәрберсе түгәрәккә теләп киләләр. 8 октябрь көнне, Набиуллин Разил җитәкчелегендә 4 укучы (6 нчы сыйныфтан Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, 8 нче сыйныфтан ЗаҺидуллин Илнур, Нургаянов Риназ, Әсхадуллина Гөлнар) Мәтәскә урта мәктәбе базасында үткәрелгән, туризм буенча район беренчелегендә катнашып кайттылар. Шушы укучыларга рәхмәт белдерәбез, алдагы ярышларда уңышлар телибез. Җиңүләр юлдаш булсын.











