Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Түгәрәк өстәл 18.11.2015

Бүген “Башлангыч класслар атналыгы”ның өченче көне. 1 нче һәм 3 нче класс укучылары якынлашып килгән “Әниләр көне” уңаеннан түгәрәк өстәл артына җыелдылар. “Мин һәм минем гаиләм” дигән темага класс сәгате үткәрделәр.
-
Китапханәдә кунакта 17.11.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Хабирова Рая Павловна, Мәҗитова Рүзия Гафуровна җитәкчелегендә китапханәбездә экскурсиядә булдылар. Безне китапханәче абыебыз Хисматуллин Илнар Илгизарович каршы алды. Илнар абый чыннан да үз һөнәренең остасы. Китапханәдән бөркелгән нур һәм җылылык үзенә тартып тора. Яңа китаплар белән таныштырды. “Мактанчык чыпчык”, “Бал корты, һәм шөпшә” һ.б. Ул безгә китапның безне һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм тормышыбызны нурлы итүен, белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде.
Күңелең синең изге китап сыман,
Кояш кебек якты нур чәчә.
Ә сүзләрең укучылар күңеленә
Ана кебек назлап эндәшә.
-
Башлангычлар атналыгы 16.11.2015

Бүгеннән мәктәбебездә ике атналык "Башлангычлар атналыгы" старт алды. Бу атнада 1 нче һәм 3 нче сыйныфлар үзләрен сыныйлар. Буген "Дөрес һәм матур язучылар"ны билгеләү көне.
-
Туризм түгәрәгендә 14.11.2015

Бәләкәй булсак та без,
Зур үрләр яулау уйда.
Туризм түгәрәгендә,
Үрмәлибез без бауда.
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы 13.11.2015

Бүген мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә 2015-2016 нчы уку елының беренче чирегенә нәтиҗә, "Гаилә һәм мәктәп" темасына доклад, мәктәп укучыларының туклану режимы турында чыгышлар тыңланды.
-
Форпост 11.11.2015

Мәктәбебездә эшләп килүче «Форпост» отрядының максатлары: укучылар һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, массакүләм чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен саклауда хокук саклау органнарына ярдәм итү, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү, хәрби-патриотик тәрбия, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Ә бүген исә “Форпост” отряды волейбол ярышына әзерләнә.
-
Уку алдынгылары 10.11.2015

Уку елының 1 нче чиреге дә тәмамланды. Һәр класста класс җыелышлары уздырылды. Укучыларның укуларына, йөрешләренә, җәмәгать эшләрендә катнашуларына нәтиҗә ясалды. 1 нче чирекне “5”ле билгеләренә генә тәмамланган укучыларга бүгенге линейкада мәктәп директоры Ш.Җ. Сөнгатов мактау грамоталары тапшырды.
-
Педагогик киңәшмә 09.11.2015

Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы катнашында 2 нче номерлы педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә 4 көн тәртибе каралды. Математика укытучысы Ибраһимова И.И. “Төп дәүләт имтиханына әзерләнгәндә инновацион технологияләрдән файдалану” дигән темага чыгыш ясады. Киңәшмә бик эшлекле үтте.
-
Пробный ОГЭ 05.11.2015

Совсем скоро ученикам 9 класса предстоит пройти пробные испытания по разным предметам в форме ОГЭ. Именно поэтому необходимо усердно готовиться. Подготовка к ОГЭ по русскому языку требует кропотливой работы. С этой целью с учащимися 9 класса был проведён пробный ОГЭ по русскому языку, было предложено 6 вариантов заданий. Учащиеся закрепили навыки заполнения бланков, написали сжатое изложение, сочинение-рассуждение, выполнили тестовые задания.
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2015

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне белән сезне, хөрмәтле ватандашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иминлек, тыныч тормыш теләп калабыз!











