Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
ОГЭга әзерлек 02.01.2016

9 сыйныф укучылары өчен имтиханга әзерләнергә иң кулай вакыт- каникуллар. Бу ялларда алар математика һәм рус теле фәннәреннән консультацияләрдә шөгыльләнәләр. Бүген алар математик биремнәр чишү белән мәшгүль.
-
Поздравление 31.12.2015

Мы хотим поздравить Вас с наступающим Новым годом! Пусть он принесет благополучие и уверенность в завтрашнем дне, новые знакомства и счастливые события! Пусть радует каждым своим часом и минуткой, преумножая все хорошее! Желаем войти в этот новый год с чудесным позитивным настроением, чистыми помыслами, с убежденностью в свои силы! Пусть всё, что намечено обязательно осуществится! И появятся новые мысли и идеи! Близкие, родные, друзья всегда будут поддержкой. И все плохое останется в прошлом!
-
Педагогик киңәшмә 30.12.2015

Бүген мәктәбебездә "Мәктәп эшчәнлегенең беренче яртыеллык нәтиҗәләре" темасы астында педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә 3 көн тәртибе каралды. 1 нче көн тәртибендә уку - укыту эшләре буенча директор урынбасары Г.Ф.Шәмсемөхәмәтова 2 нче чиреккә нәтиҗә ясады, 2 нче көн тәртибендә рус теле укытучысы Л.Г.Кәримова "ТДИ" әзерләүдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, 3 нче көн тәртибендә исә һәрбер укытучы үзенең беренче яртыеллыкта башкарган эшләре белән таныштырды. Педагогик киңәшмә бик эшлекле үтте.
-
Рус теленнән олимпиада 29.12.2015

Бүген 2,3,4 нче класслар өчен районда рус теле фәненнән олимпиада уздырылды. 2 нче класс укучысы Шәмсемөхәмәтова Илүзә, 3нче класс укучысы Сабирова Зилә үз көчләрен сынап карадылар. Призлы урынга ия булмасалар да, аларга бу олимпиадада катнашу киләчәк өчен дәрес булды.
-
Гөберчәк авылы клубында... 28.12.2015

Бүген Гөберчәк авылы клубында балалар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды. Аны клуб мөдире Халидә Мөхәммәтнуровна оештырды. Мәктәп балалары бу бәйрәмдә дә актив катнаштылар. Гөберчәк авылы өлкәннәре бик канәгать калып, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Яңа ел тамашасы 26.12.2015

26 нчы декабрь көнне мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы булып үтте. Тамашага әти – әниләр, әбиләр, абыйлар, апайлар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды. Алар исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.
-
Бездә бүген Яңа Ел 25.12.2015

Кунакка килгән зур чыршы,
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.Кызлар, малайлар уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел! -
Бүләк өләшә Кыш бабай 24.12.2015

Кыш бабай белән Кар кызы
Бәхетләр безгә теләп.
Китереп бирделәр менә,
Профсоюздан зур бүләк.
Әй сөенде балалар да,
Өлкәннәр дә сөенде.
Киләсе Яңа елны да,
Күрергә язсын диеп.
-
Спорт ярышларында 23.12.2015

Районыбызда укучылар арасында ярышлар үткәрелеп тора. Мәктәбебез командасы һәрберсендә катнашып килә. 20 нче декабрь көнне "Ак Барс комплексы" беренчелегенә үткәрелгән баскетбол ярышында укучыларыбыз мактаулы 3 нче урын алдылар. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Ветеран укытучы мәктәптә! 22.12.2015

Үз профессиясенә тугры булып, 40 ел мәктәптә укытып, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучыбыз, “Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе иясе, озак еллар Чөмә-Елга башлангыч мәктәбендә эшләгән хөрмәтле укытучыбыз Динмөхәмәтова Наилә Имами кызы бүген мәктәбебез кунагы. Ул башлангыч класс укучылары белән тәрбияви әһәмияткә ия “Җиңү килде җирне нурга күмеп” дигән тәрбия сәгате үткәрде.











