Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Уңыш бәйрәме
26.10.2023
Уңыш бәйрәме
Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган вакытта мәктәбебездә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Барлык укучылар катнашында үткәрелгән бу чара бик күңелле үтте. Бәйрәм башлангыч сыйныф укучыларының көзгә багышланган эчтәлекле шигырьләре һәм җырлары белән башланып китте. Югары сыйныф укучылары да үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Уңыш бәйрәме һәркемнең күңелендә истәлекле, матур хисләр калдырды. -
“Сөмбелә” бәйрәменә әзерлек
25.10.2023
Мәктәбебездә “Сөмбелә” бәйрәме һәр ел саен зурлап үткәрелә. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Көз темасына багышлап укучылар шигырьләр, биюләр, җырлар өйрәнделәр. Укучыларның иҗади фантазияләре бик бай. Һәр класс көз темасына багышлап плакатлар ясады. -
Ату һәм дартс буенча профсоюз ярышлары
24.10.2023
24 нче октябь көнне Арчаның 5 нче номерлы мәктәбендә ату һәм дартс буенча мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында ярышлар булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре да бик теләп катнашты. Мәктәбебез коллективы киләчәктә дә ярышларда актив булырлар дип ышанып калабыз.
-
Татарча мультфильмнар карау 23.10.2023
«Туган тел сагында» акциясе кысаларында башлангыч классларда Сикертән балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә татарча мультфильмнар карау оештырылды. Әкият геройлары буенча әңгәмәләр үтте. Уңай һәм тискәре геройлар ачыкланды. Мультфильмнарның тәрбияви дәрәҗәсе билгеләнелде.
Алга таба без бу эшебезне дәвам итеп, яшьтәшләребезне күбрәк татар телендәге мульфильмнарны карарга өндибез. -
Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында татар халык уеннары 20.10.2023
“Туган телем сагында акциясе” кысаларында эш дәвам итә. Бүген М.Мәһдиев музее мөдире Х.К.Габидуллина “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында татар халык уеннары” дигән темага башлангыч класс укучылары өчен мастер класс үткәрде. Чара барышында татар халык уеннары турында мәгълүмат бирелде һәм укучылар бергәләп бу уеннарны уйнап та карадылар.
-
Татар халык әкиятләре 19.10.2023
Бүген безнең мәктәптә “Туган телем сагында” дигән акция кысаларында башлангыч класс укучылары татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Әкиятләрнең исемнәрен, геройларын ачыкладылар. Әкиятләрнең видеоларын карап, эчтәлекләрен сөйләделәр. Халкыбызның гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң сулышлы җырлары, тапкыр һәм зирәк мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, мәзәкләре бар. Аларның һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия. Әкият кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганлыктан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, матурлана. -
Табышмак әйтәм, уйлап тап 18.10.2023
Табышмак әйтәм, уйлап тап
Туган телебез, ата-анабыз, туган җиребез кебек үк кадерле. Аны саклап үстерү һәрбер кешенең изге бурычы. Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылар белән “Табышмак әйтәм, уйлап тап” исеме астында матур кичә үтте. Укучылар 2 командага бүленеп табышмаклар чиштеләр. Дуслык җиңде. -
Туган телем сагында 17.10.2023
Туган телем сагында
"Тел - халыкның акылын, гореф-гадәтен,
дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын,
кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар
буена үзенә сеңдереп килеп, безнең
заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә."
Гомәр Бәширов.
Арча районы мәгариф идарәсе еллык план нигезендә барлык белем бирү оешмаларына һәм балалар бакчаларына "Туган телем сагында" исемле акциядә катнашырга тәкъдим итә. Безнең туган телебез- татар теле. Без, Тукай якташлары, телебезнең тирән, кодрәтле, серле дөньясының нәкъ үзәгендә кайнап, аның байлыгына, матурлыгына, фикри тирәнлегенә, аһәңлелегенә сокланып һәм горурланып яшибез. Кагыйдәләр буенча, һәр айның бер атнасын "Туган тел атналыгы" итеп үткәрү күздә тотыла. Бүген 1-4 нче сыйныфлар өчен “Туган телем – иркә гөлем”, дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде. Укучыларны туган телебезнең халык белән, аның тарихы белән аерылгысыз икәнен ачыклап, каләм осталарының телебез турындагы фикерләре белән, матур-матур әдәби әсәрләр белән таныштырдык. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә дә ярышып алдык.
-
“Экранның икенче ягында. Россиядә кинога 115 ел" 16.10.2023
“Экранның икенче ягында. Россиядә кинога 115 ел"
Бүген «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләре кысаларында “Экранның икенче ягында. Россиядә кинога 115 ел” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгатенең максаты: укучыларны Ватаныбыз кинематографы тарихы белән таныштыру, анимация һәм киноиндустрия белән бәйле һөнәрләргә кызыксыну уяту, башлангыч сыйныф укучыларының кинематография, анимациянең Ватан мәдәнияте өлеше буларак кыйммәтлеген аңлауларына ярдәм итү, аның формалашуына өлеш керткән кешеләргә хөрмәт тәрбияләү. 5-11 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгатенең максаты: укучыларны Ватан кинематографы тарихы һәм илебездә төшерелгән данлыклы фильмнары белән таныштыру; илебез мәдәнияте, туган илебез киносы, аның бөек тарихын тудырган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү; кино индустриясе белән бәйле һөнәрләр турында күзаллау формалаштыру. Класс сәгатендә укучылар белән кино турында әңгәмәләр үткәрелде, видеофрагментлар каралды, интерактив уеннар үткәрелде.
“По ту сторону экрана. 115 лет кино в России”
Сегодня в рамках цикла уроков «Разговоры о важном» были проведены классные часы на тему “По ту сторону экрана. 115 лет кино в России”.
Цель занятия в 1-4 классах познакомить обучающихся с историей отечественного кинематографа, развивать интерес к профессиям, связанным c анимацией и киноиндустрией, способствовать осознанию младшими школьниками ценности кинематографа, анимации как части отечественной культуры, воспитывать уважение к людям, внёсшим вклад в её становление.
Цель занятия в 5-11 классах: знакомство школьников с историей отечественного кинематографа и культовыми фильмами, снятыми в нашей стране. Формирование ценностного отношения к отечественной культуре, отечественному кино, людям, создававшим его великую историю. Получение представлений о профессиях, связанных с киноиндустрией.
На классном часе с учащимися были проведены познавательные беседы о кино, просмотрены видеофрагменты, проведены интерактивные игры. -
"АРЧА-УЕН" 15.10.2023
“АРЧА-УЕН” яшьләр спорт-күңел ачу уены
15 нче октябрьдә Арча стадионында Арча районы мәктәпләре арасында «АРЧА-УЕН» яшьләр спорт-күңел ачу уены үткәрелде. «АРЧА-УЕН» уенының максаты: массакүләм физик культураны үстерү, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, спорт туризмы һәм тимбилдинг элементлары белән таныштыру. Безнең мәктәп укучылары физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә әлеге уенда актив катнаштылар, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм районның 37 командасы арасында 6 нчы урынга лаек булдылар.
Молодёжная спортивно-развлекательная игра «АРЧА-УЕН»
15 октября на Арском стадионе среди школ Арского района была проведена молодёжная спортивно-развлекательная игра «АРЧА-УЕН». Целью игры «АРЧА-УЕН» является развитие массовой физической культуры, привлечение молодёжи к здоровому образу жизни и регулярным занятиям физической культурой и спортом, ознакомление с элементами спортивного туризма и тимбилдинга. Учащиеся нашей школы под руководством учителя физкультуры и ОБЖ Набиуллина Р.Р. приняли активное участие в этой Игре, показав отличные результаты и заняв шестое место среди 37 команд района.