Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Нәүрүз килде, яз килде! Нәүрүз, мөбарәкбад! 21.03.2021

Мәктәбебездә шаулап -гөрләп Нәүрүз бәйрәме узып китте. Укучылар Кыш бабайны озатып Яз кызын каршылап матур чыгышлар ясадылар, урамда татар халык уеннары уйнап, күңелле ял иттеләр. Ә бәйрәмнең ин рәхәт өлеше-ул, әлбәттә, бик тәмле карга боткасы белән сыйлану булды.
-
"Сообщи, где торгую смертью" акциясе 17.03.2021

16 март көнне"Сообщи, где торгуют смертью" дип аталган беренче Гомумроссия акиясе кысаларында 9 класста биология укытучысы Хадиева Р.Р. "Наркомания-ак үлем" исемендә тәрбия сәгате үткәрде.Укучыларга наркотик матдәләрнең килеп чыгу тарихы, организмга тәэсире аңлатылды. Наркотик матдәләр әйләнешендә катнашу җинаять җаваплылыгыэше икәнлеге ассызыкланды.
Кеше, яшә, гомернең яменкүр!
Ярат, ела, көл!
Тормышның начарлыкларын
Урап үтә бел! Юк! -дип әйтә бел-дип тәмамланды тәрбия сәгате.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2021" 17.03.2021

"Созвездие-Йолдызлык-2021" фестиваленең зона этабында 3 класс укучысы Гарафетдинова Ралинә уңышлы чыгыш ясады.Җитәкчесе Гобәйдуллина Э.А.
-
"Милли мультFest" 14.03.2021

13 март көнне мәктәбебезнең 10 класс укучылары Сагдуллин А., Шакиров Р. , "Милли мультFest" республика балалар кинофестивалендә катнаштылар. Егетләр кече яшьтәге балалар өчен татар телендә аралашырга өйрәтә торган "Куян маҗаралары" исемле компьютер уены тәкъдим итеп, аны якладылар.Укучылар "Татар телендә компьютер уеннары" номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр. Егетләрне һәм аларның җитәкчесе Самигуллин Ф.Ф. ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Россия чемпионы! 14.03.2021

12-13 март көннәрендә Казан шәһәренең "Ак барс" көрәш сараенда яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды. Мәктәбебезнең 8 класс укучысы Каримов Таһир Россия чемпионы булды! Таһирны һәм аның тренеры Саляхов М.Р.ны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Без бергә" фестивале 11.03.2021

"Без бергә" республика фестиваленең муниципаль этабында катнашып "Вокал-соло" номинациясендә Гарафутдинова Р. 2 дәрәҗә лауреат, "Народный инструментальный ансамбль " номинациясендә "Бөтерчекләр" коллективы-2 дәрәҗә лауреат, театр коллективы 3 дәрәҗә лауреат булды. .Ә "Декоративно-прикладное искусство" номинациясендә мәктәбебез күргәзмәсе 3 урынны алды. Котлыйбыз!
-
8 март белән! 08.03.2021

Мәктәбебездә 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан барлык классларда бәйрәм чаралары үтте. Башлангыч классларда әдәби музыкаль композиция, урта өлештә "Батырлар һәм матурлар!" уен-ярышы, югары классларда "Где логика?" интеллектуаль уены үткәрелде.
-
"Әлифба "бәйрәме 04.03.2021

2 март көнне 1 класс укучылары Әлифба китабы белән саубуллашып , "Әлифба" бәйрәме үткәрде.Укучылар кораб белән сәяхәткә чыгып, сынаулар аша үтеп, үзләренең белемнәрен сынадылар, матур җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясадылар. Укучыларга алга таба да зур уңышлар телибез
-
Татарстан чемпионнары! 28.02.2021

25-27 февраль көннәрендә Мамадышта узган 2005-2008 нче елгы егетләр арасында "Сабантуй" журналы призына көрәш ярышында Каримов Т. һәм Халиуллин И. үз авырлыкларында җиңү яулап Татарстан чемпионнары булдылар! Котлыйбыз!
-
Теннис финал ярышлары 26.02.2021

Бүген башлангыч класслар арасында өстәл теннисы буенча финал ярышлары узды. Ярышның үз җиңүчеләре ачыкланды.аларны җиңүләре белән котлыйбыз
















