Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Тыл ветераннарын бәйрәм белән котлыйбыз! 07.05.2021

Бүген Шушмабаш мәктәбе укучылары тыл ветераннары , ветеран укытучыбыз Нуриева Әминә апай һәм Хадиева Зәйтүнә апайны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Тыл ветераннарыбызга тәмле күчтәнәчләр тапшырып, бәйрәм белән котлап укучылар бик матур концерт номерлары тәкъдим иттеләр.
-
Имтиханга әзерләнәбез 05.05.2021

Май каникулларында мәктәптә эш дәвам итә. 9 нчы, 11 класс укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнә.Бүген-математикадан консультация уза.
-
Батырларга дан! 05.05.2021

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә Шушмабаш урта мәктәбенең 7 класс укучылары Шушмабаш мәдәният йорты каршындагы мемориалны җыештырып, тәртипкә китерделәр. Батырларга мәңгелек дан!!!
-
Мәктәптә язгы эшләр 04.05.2021

Мәктәп бакчасында язгы эшләр дәвам итә. Бүген коллектив түтәлләр ясау эшенә кереште.
-
"Окна Победы" 03.05.2021

Мәктәбебез "Окна Победы" акциясендә бик актив катнаша. Укучыларыбыз үзләренең тәрәзәләрен матур рәсемнәр, плакатлар белән бизәп, сугыш батырларын тагын бер кат горурланып искә алалар. Шушмабаш урта мәктәбе тәрәзәләре дә элеге ациядә катнашырга әзер!!!
-
Онытмыйбыз! 02.05.2021

Ильдус авылындагы обелиск мәктәп укучылары тарафыннан чүп- чардан чистартылып тырмаланды. тәртипкә китерелде. Бөек Ватан сугышында корбан булган ил улларына дан!!!
-
"Сад памяти" акциясе 01.05.2021

"Сад памяти" акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары бик күп агачлар утыртты.
-
ГТукай с нами/ Г.Тукай безнең белән 30.04.2021

Шекә башлангыч мәктәбендә Г.Тукайга багышланган чара үткәрелде, шагыйрьнең тормыш юлы белән иҗаты бәйләп алып барылды. Укучылар Г.Тукайны яраталар һәм өйрәнәләр.
-
Арский бал 29.04.2021

28 апрель көнне Арча районы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Арский бал- 2021" бию проекты булып узды. Безнең мәктәпнең укучылары да элеге проектта катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин!!!
-
Тукай көне.Милли кием көне 26.04.2021

26 апрель-"Тукай көне" һәм "Милли кием"көне уңаеннан мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәпкә киемнәрдә милли орнаментлар белән килде: түбәтәй, калфак, татар халык киемнәре кигән егет-кызлар бүген мәктәбебезнең бизәге булдылар.
















