Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Гаилә бәйрәме 10.03.2014

9нчы март көнне 10нчы класс укучылары һәм әти-әниләре белән "Һәммә кеше җирдә бала булган" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Хадиева Рузилә Рафиковна бәйрәмне эчтәлекле, матур, күңелле итеп оештырган иде. Бәйрәм матур аралашу, уен-җырлар белән җылы атмосферада үтте. Бер бөтен гаилә кебек очрашу чәй өстәле янында түгәрәкләнде.
-
Хоккей ярышы 10.03.2014

7 март көнне 2000-2001нче елда туган укучы егетләребез 5нче номерлы Арча гимназиясе шугалагында район беренчелегенә алкалы хоккей ярышында катнашып, призлы 2нче урынны алдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2014

Хөрмәтле Хатын-кызларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез! Сәламәт, озын гомерле, бәхетле булыгыз!
-
Мәктәп газетасы 07.03.2014

Мәктәп.ru газетасының чираттагы саны дөнья күрде. Аны класс җитәкчеләре Рәмлә Равиловна җитәкчелегендә 9 класс укучылары чыгарды.
-
"Гөлләргә тиңлим Сезне" 06.03.2014

Бүген 7нче сыйныф укучылары 8 март хатын-кызлар көненә багышланган "Гөлләргә тиңлим Сезне" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Матур итеп бизәлгән зал, үзенчәлекле концерт номерлары һәрбер тамашачының күңеленә хуш килде.
-
Шекә башлангыч мәктәбендә “Әлифба” бэйрэме 04.03.2014

2013-2014 нче уку елында 2 укучы 1 нче сыйныфка укырга керделәр. Хәзер Әлифба укуны тәмамладылар. Укучылар хәреф танып , сүзләрне кушып укырга өйрәнделәр. Укучылар үзләрен хәреф танырга өйрәткән беренче китаплары-Әлифба белән хушлаштылар.
-
итоги недели иностранного языка 03.03.2014

Сегодня в рамках недели иностранного языка были подведены итоги конкурсам "Ребусы и кроссворды", "Полиглот", игре "Занимательный английский". Победители и участники были награждены памятными подарками.
-
"Орел и решка" 01.03.2014

В рамках недели иностранного языка ученикам 10-11 классов был представлен видеофильм о том, как прожить 2 дня во Франции с деньгами и без денег.
-
Веселый английский 01.03.2014

Сегодня ученики начальных классов приняли участие в игре "Веселый английский". Игра проводилась по станциям: "Игровая", "Грамматическая", "В стране чисел", "ABC", "Музыкальная".
-
Сумка операциясе 28.02.2014

Мәктәбебездә "Профи"отряды һәм кураторы Лилия Мөдәрисовна җитәкчелегндә 28 февраль көнне сумка операциясе узды.
















