Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Нәүрүз котлы булсын! 22.03.2014

Кыш үтте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Сандугач аваз бирде,
Нәүрүз котлы булсын!
Нәкъ менә шулай итеп такмалаганнар безнең әби-бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен каршылаганда. Без дә бүген күңелле уеннар уйнап,кышны озатып язны каршы алдык. Физкультура укытучыларыбыз Гәрәев Р.К. һәм Нуриҗанов Э.Т. оештырган уеннарда барлык укучылар да бик теләп катнашып, рәхәтләнеп ял итеп, язгы каникулларга таралыштылар.
-
Отчет предметника сайты
21.03.2014
отчетларны тутырыга ярдәм итүче сайт эшли башлады.
Адресы: otchpred.xe0.ru
-
Генераль җыештыру 20.03.2014

Бүген безнең мәктәбебездә генераль җыештыру үткәрелә торган көн. Һәрбер сыйныф укучылары үз кабинетларын җыештырды, ә менә 10нчы сыйныф укучылары кабинетларын гына җыештырып калмыйча, коридорлардагы гөлләрне дә тәрбияләп торалар. Бүген дә алар гөлләрнең төпләрен йомшартып, су сибеп тузаннарын сөрттеләр.
-
Созвездие-Йолдызлык-2014 19.03.2014

Бүген Арчада "Созвездие-Йолдызлык-2014" конкурсының район турында безнең мәктәп укучылары Ахмадуллина Лилия, Набиуллина Илхамия, Галимзянов Рөстәм катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. 5 класс укучысы Ахмадуллина Лилия конкурста җиңеп чыгып, зона ярышларына бару хокукы алды.Лилиягә иҗади уңышлар телибез!
-
Конкурс"Классный руководитель" 19.03.2014

Сегодня в пгт Кукмор прошел зональный этап Республиканского конкурса "Воспитать человека" в рамках Всероссийского конкурса организаторов воспитательного процесса "Воспитать человека". В конкурсе участвовала классный руководитель 2 класса Тазетдинова Гульшат Ринатовна. Поздравляем Гульшат Ринатовну с удачным выступлением!
-
Дежурлык 17.03.2014

Бу атнада без, 7нче сыйныф укучылары, мәктәпкүләм дежур торачакбыз. Каникул алды атнасы нинди булыр, кайсы сыйныф нинди фәннән административ контроль эш эшләр, кемнәр иртән йокысыннан тора алмыйча озак йоклый? - менә шушы сорауларга атна дәвамында җавап эзләргә дигән бурычлар куйдык.
-
Тәрбия сәгате 14.03.2014

Бүген 7нче сыйныфта "Яз көне куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән исем астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар яз көне урамда, юлда, су буйларында, язгы каникул вакытында өйдә торганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Янгын вакытында, ток сукканда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеген сөйләшеп үттеләр.
-
Самостоятельные дети акциясе 13.03.2014

Бүген мәктәптә "Самостоятельные дети" кысаларында "Маленькие радости жизни"- " Тормышның кечкенә шатлыклары" акциясе узды.Акцияне оештыручылар төрле классларда әңгәмәләр оештырдылар, укучыларга тормышны яратырга, оптимистик рухта, позитив эмоцияләр белән яшәргә кирәклеге турында чыгыш ясадылар.Укучыларга "Маленькие радости жизни"дип исемләнгән буклетлар өләштеләр.
-
Ветеран белән очрашу 12.03.2014

9 нчы класс укучылары сугыш ветераны Каримов Хәбир абый белән очрашуда булдылар.
-
Ачык дәрес 11.03.2014

Бүген Нуризянов Эльнар Тагирович информатика фәненнән Сингапур методикасын кулланып ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Эйлер әйләнәсен өйрәнеп, җайлы юл белән мәсьәләләр чишәргә өйрәнделәр.
















