Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Йөрәкләрдә, Син, Тукай. 26.04.2014

26 нчы апрельдә мәктәбебездә, татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайны искә алу кичәсе үтте. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлын искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
-
Тәрбия сәгате 25.04.2014

Бүген 7нче сыйныфта экологик икеайлык кысаларында "Тартуга: әйе яисә юк" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар тәмәкенең зарары организмга гына түгел, атмосферага да барлыгын ачыкладылар. Атмосферага ел саен күпме тонна синиль кислотасы, аммиак, никотин, дегет, сөрем газы чыгарылганлыгы белән таныштылар.
-
Шекә башлангыч мәктәбендә түгәрәкнең еллык отчеты булды. 24.04.2014

Шекә башлангыч мәктәбендә сәнгать түгәрәгенең еллык отчеты булды. Укучылар ”Иртәгә Сабантуй” сценариесын күрсәттеләр.Беренче көнне укучылар клуб хезмәткәрләре алдында үзләренең осталыкларын сынадылар. Жюринең максаты-яшь талантлар эзләү. Шушмабаш мәдәният йорты директоры Бариев Динар Габделхакович укучыларның чыгышларын ошатты, үзенең киңәшләрен бирде.
Икенче көнне түгәрәккә бәя бирер өчен, Арча сәнгать мәктәбеннән завуч Наилә Адемовна килгән иде. Түгәрәк эшен Наилә Адемовна уңай бәяләде. Укучыларга сәламәтлек, уңышлар теләде, мактау сүзләре әйтте.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 24.04.2014

Бүген "Самостоятельные дети" проектында катнашучылар "Чистое село-здоровое село" акциясен уздырдылар. Акциядә катнашучылар мәктәп яны территориясен чүп-чардан арындырдылар.Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
-
"Моңлы сазым - 2014" 23.04.2014

22 апрель көнне “Казан арты” тарих-этнографик музеенда”Моңлы сазым” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәдә безнең мәктәптән 10 сыйныф укучысы Галимзянов Рөстәм, 8 сыйныф укучысы Сәмигуллина Айгөл катнашып, дипломга лаек булдылар. Афәрин, сезгә!
-
Татар теле,тарих атналыгы 21.04.2014

Татар теле ,тарих атналыгында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелгән "Йөгерек уку"бәйгесендә 9сыйныф укучылары Сабитова Әлфия 1урын, Сабитова Зөлфия 2 урын,7сыйныф укучысы Гарафетдинов Рүзәл 3 урынны яулады.8сыйныф укучысы Гарифуллина Гүзәл бу уку елының иң күп китап укучысы дип билгеләнде.
-
Юный водитель - 2014 19.04.2014

18нче апрель көнне мәктәбебез укучылары: Бариев Раил, Сиразиев Рәмис, Уваева Виктория, Шәяхмәтова Флүзә Татарстан Республикасы ДОСААФы тарафыннан Арча шәһәрендә уздырылган "Юный водитель - 2014" республика бәйгесендә җиңү яулап кайттылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ата-аналар өчен ачык дәрес 19.04.2014

Бүген 7нче сыйныф укучыларының әти-әниләре инглиз теле дәресендә кунак булдылар. Сыйныф җитәкчесе Камалетдинова Р.М сингапур меодикасын кулланып "Спорт" темасына ачык дәрес күрсәтте. Ата-аналар балаларының дәрестә ничек катнашуларын, сингапур методикасының нинди булуын күреп киттеләр.
-
Татар теле һәм тарих атналыгы 18.04.2014

Татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында ,бүген, 8 сыйныфта "Батырлыкны син ничек аңлыйсың?" исеме астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар районыбызның Советлар Союзы геройлары, сугыш һәм тыл ветераннары турында сөйләштеләр.
-
Мәктәбебездә кунаклар ! 18.04.2014

18 нче апрельдә, мәктәптә, Башкортстаннан мәдәният отличнигы, баянчы Ф.Шәрифянов һәм фокус остасы Мостай "Сим-салябим ахалай-махалай " күңел ачу программасы белән чыгыш ясады. Кичә бик күңелле узды.
















