Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 22 ребенка |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем эшчәнлеге. 17.01.2017 Максат:Балаларның сынлы сәнгать белән кызыксынуларын үстерү өстендә эшләү. Кабул итү органнары эшчәнлеген (күрү, ишетү, тою) үстереп, балаларның сенсорик тәҗрибәсен баету. Нәфасәти кабул итү сәләтен үстерү. Предмет һәм күренешләрне күзәткәндә, фикерләү операцияләрен (анализ, чагыштыру, охшату, аермаларын табу, гомумиләштерү) үстерү. Сурәтләрдә предметларның төп билгеләрен (форма, зурлык, төс) генә түгел, бәлки характерлы детальләрн, кисәкләрнең чагыштырма зурлыкларын, биеклекләрен, бер-берсенә карата урнашу тәртибен күрсәтергә өйрәтү.
-
Рус теле дәфтәрләре белән эш. 16.01.2017 Уртанчылыр төркемендә рус теле дэфтәрләре белән эш.Эш дәфтәрләре ярдәмендә яңа теманы ныгытабыз,кабатлыйбыз.
-
Иске яңа ел белән! 13.01.2017
-
Уртанчылар төркеме. 12.01.2017 Кышкы агачны күзәтү.Ботакларын,кәүсүсен чагыштыру.Кыш көне агачларнын ял итүен төшендерү.Сакчыллык,Туган як табигатенә матурлык хисләре тәрбияләү.
-
Китап - киңәшчең синең. 11.01.2017
Кулыма алдым китап
Шундый матур, рәсемле.
Рәссамнәр бик тырышып
Ясаган ул рәсемне.
Беркайчан да китапның
Үткән юлын онытма.
Рәнҗетмә син китапны
Аның битләрен ертма!
-
Чиста су, йөгерек су... 10.01.2017 Нәниләр төркеме балалары тәрбияче апалары белән бергә суның үзлекләрен өйрәнделәр. Аларга кунакка Алсу исемле курчак килгән иде. Аңа кул юу тәртибен өйрәттеләр. Үзләре дә бу эштә актив катнаштылар, җиңнәрен сызганып, рәхәтләнеп булыштылар. Балалар Алсуны кабат кунакка чакырып озаттылар.
-
Кошларга ярдәм. 09.01.2017 Безнең якларда кышлаучы кошларны танырга, кошлар өчен азык сайларга өйрәтү, кошларга ярдәм итү максатыннан, ел саен салкыннар башлангач, бакчада җимлекләр эләбез. Җимлекләргә җимне һәр көн бер вакытта салырга тырышабыз һәм сыйланырга килгән кошкайларны читтән генә күзәтеп торабыз.
-
Хуш киләсен,Яңа ел! 31.12.2016
Матур килсен елларыбыз
Тынычлык булсын илдә.
Һәрбер өйдә, һәр гайләдә,
Бәхетләр булсын гел дә!
Шатландырып торсын әле
Нурга чумган көннәре.
Сөендерсен һәр мизгеле,
Тыныч булсын төннәре!
-
Яна ел белән! 30.12.2016 Бүген чыршы янында уйнап, җырлап, шигырьләр сөйләп, Яңа ел чыршысы белән киләсе елга кадәр саубуллаштык. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел тиздән безгә киләчәк. Яхшы булсын, имин булсын матур булсын киләчәк. Рәхмәт әйтик чыршыбызга матур бәйрәме өчен. Яңа елга яңа юлдан нык басып, бердәм керик. Иң изге саф теләкләрне бер-беребезгә телик!
-
Бәйрәмгә әзерлек. 29.12.2016 Яңа ел бәйрәмен үткәререгә залны бизәп куйдык.Чыршыбыз тирәсендә әйлән -бәйлән уйнарга дип,һәр бала зарыгып котеп тора.Мәһабәт чыршыбызны бизәп куйгач,булмәләр тагы да ямьләнеп китте.