Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 22 ребенка |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә зур бәйрәм! 07.03.2017
Бүген зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә зур бәйрәм-Әниләр бәйрәме!Балаларыбыз әниләрен,әбиләрен,дәү әниләрен бәйрәм белән котлап бик матур һәм эчтәлекле чыгыш ясадылар. Җыр,бию,шигырьләр белән үрелеп барган әлеге бәйрәм бик күңелле,җанлы үтте.Бәйрәм ахырында балаларыбыз әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә Әниләр бәйрәме! 06.03.2017 Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә бүген әниләргә багышланган 8 март бәйрәмен билгеләп үттек.Нәниләребез үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,әниләр дә уеннарда актив катнашып,бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.Афәрин!
-
Туган көн кичәсе. 03.03.2017 Бүген кыш айларында туган балаларның туган коннәрен билгеләп үттек.
-
Рольле -сюжетлы уеннар уйныйбыз! 02.03.2017 Сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләрдә бар: кибет, кухня, хастаханә һ.б. Балалар дәрестән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар. Бу уеннар балаларда дуслык, бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә, шулай ук кибетче, врач, парихмахер профессияләренә мәхәббәт тәрбияләргә дә булыша.
-
Уртанчылар төркемендә ПДД буенча ачык эшчәнлек. 28.02.2017
“Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш”темасына уртанчылар төркемендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында ачык чара үткәрдек.
-
Төркемнәрдә УМК буенча актив эш алып барыла. 27.02.2017 Безнең төркемдә УМК буенча актив эш алып барыла. Ул бердәм белем бирү эшчәнлегенең күп кенә өлкәләрендә кулланыла. Мәсәлән, “Изучаем русский язык” укыту-методик комплекты буенча дәфтәрләр белән эш эшлибез.
-
Бәйрәм белән,әтиләр! 22.02.2017 Бакчабызда әтиләр бәйрәме гөрләп үтте.
-
Интерактив чаралар кулланабыз. 21.02.2017 Эшчәнлек вакытында интерактив чаралар куллану бик отышлы,балаларга материалны тирәнрәк үзләштерергә нык ярдәм итә.
-
Саф һавада. 20.02.2017 Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы. Без моны игътибар үзәгендә тотабыз һәм саф һавада күбрәк булырга тырышабыз.
-
Әти-әниләрнең кул эшеннән күргәзмә. 17.02.2017