Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Волейбол ярышы 16.04.2015

15 апрельдә Ташкичү гомуми белем бирү мәктәбендә Арча муниципаль районы Яңа Кенәр зонасы мәктәбе укучыларының волейбол ярышлары булып узды. Кызлар арасында 3 команда, егетләр арасында 6 команда катнашты. Безнең Шурабаш мәктәбе кызлар командасы икенче урынны, ә егетләр командасы өченче урынны алдылар. Кызлар һәм егетләрнең волейбол командасын призлы урыннар алуы белән котлыйбыз. Аларның тагын да зуррак үрләр яулавын телибез.
-
4 классларда мониторинг 15.04.2015

Бүген 4 класста укучы балалар өчен "Литературное чтение" фәненнән халыкара тестирование үтте. Бу чарада мәктәптә һәм филиалларда укучы барлык 8 укучы да катнашты.
-
"Җиңү юллары буйлап" 14.04.2015

Безнең мәктәп укучылары район, республика күләмендә уза торган акция, конкурсларда теләп катнашалар. Рәсем буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырган "Җиңү юллары буйлап" дип аталган рәсем конкурсында катнашып, 8 класс укучысы Магсумова И. , 6 класс укучысы Идиятуллина А. грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
"Көрәшчеләр бәйгесе" 14.04.2015

11 апрель көнне Хәсәншәех гомуми белем бирү мәктәбендә татар - башкорт көрәше буенча 1999- 2001 елгы егетләр арасында ООО "АФ Ватан" призына ярышлар үтте. Бу ярыш Татарстан республикасының беренче Президенты кубогына ачык турнирга сайлап алу ярышы иде. Анда безнең мәктәп егетләре дә катнашты. 9 класс укучысы Мубаракшин Л., 8 класс укучысы Хадиев А. һәм 7 класс укучысы Хакимов А. лар көрәшеп, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Егетләребезгә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.
-
"Могҗизалар кыры" 13.04.2015

"Башлангычлар" атналыгы кысаларында 1 а, б - 3 а, б класс укучылары "Могҗизалар кыры" нда катнаштылар. Уенны 1 б-3 б классы укытучысы Антипова О. И. әзерләде һәм алып барды. "Могҗизалар кыры" ның җиңүчесе булып 3 а классы укучысы Сафаргалеев Ислам калды. Кичә бик күңелле узды
-
Галәм чакыра 13.04.2015

12 апрель - Космонавтика көненә карата мәктәп укучылары рәсем конкурсында катнаштылар.
-
День космонавтики 13.04.2015

12 апреля 1961 года в 9 часов 7 минут впервые в мире с космодрома Байконур стартовала советская ракета «Восток» с человеком на борту. Исторический полёт продолжался 108 минут и завершился в 10 часов 55 минут успешной посадкой Юрия Гагарина у деревни Смеловка Саратовской области.
В нашей школе прошёл вечер на тему: "Юрий Гагарин - современный Колумб". Вечер провела учитель физики Гайфуллина Р. Р. Спасибо учителю и участникам - ученикам 8 класса.
-
Математикадан ачык дәрес 11.04.2015

Бүген мәктәптә "Башлангычлар" атналыгы кысаларында 2 в - 4 в классы укытучысы Гарипова Г. Ф. "Кабатлау" темасына математикадан ачык дәрес күрсәтте. Укучылар "төзүчеләр" булып, тапкырлау таблицасын кабатлап, тапкырлауга, бүлүгә, кушу - алуга карата бик күп мисаллар һәм мәсьәләләр чиштеләр һәм "Дуслык йорты" төзеделәр. Дәрес барыбызга да ошады. Ул бик мавыктыргыч һәм җанлы үтте.
-
Тарихтан олимпиада 11.04.2015

Бүген мәктәпнең 8 класс укучылары КФУ да алдан регистрация узып, тарихтан олимпиадада катнаштылар. Һәр укучыга 60 сорау һәм сораулар төрле- төрле иде. Олимпиадада катнашучыларга бик зур рәхмәт.
-
Өмәләр үткәрәбез 11.04.2015

Тагын җиргә язлар килде. Кар китүгә, эшләр чыга. Быел яз иртә килә дисәләр дә, әле дә җирдә карлар ята. Шуай да дәрестән соң мәктәп тирәсен кардан чистарту буенча эш алып барабыз. Шимбә көнне кар тарату буенча өмә үткәрдек.











