Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
"Подари чудо" 29.12.2015

Мәктәбебезнең Мөстәкыйль балалар группасы “Smид” отряды бүген чираттагы акцияне уздырдылар. Акция “ Подари чудо” дип атала”. Алар өйдә белем алучы 6 класс укучысы Шакиров Илфар янына бардылар. Укучылар Илфарны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар,бүләкләр тапшырдылар, мавыктыргыч уеннар уйнадылар.
-
Ата - аналар җыелышы 28.12.2015

бүген мәктәптә 8 класс укучыларының ата - аналар җыелышы булды.
-
Яңа Ел килде 26.12.2015

25 - декабрьдә мәктәпнең барлык укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Башта башлангыч класс укучылары күңел ачтылар. Аннан 5 - 7 - класс укучылары, ә иң ахырдан 8 - 9 - класс укучылары үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Укучылар янына Кыш Бабай белән Кар Кызы да кунакка килде. Аларга укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Чын күңелдән барлык укучылар бәйрәм иттеләр. Яңа ел бәйрәмендә барлык укучылар теләгән теләкләр тормышка ашсын. Яңа ел һәркемгә бары тик шатлык - куанычлар гына алып килсен.
-
Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу 25.12.2015

Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Купшы итеп киенгән чыршы тирәсендә кемнәр генә юк: матур күлмәкле кызлар, төрле әкият геройлары: аюлар, куяннар, бүреләр, убырлы карчык, Шүрәлелер......Шулар янына кунакка Кыш Бабай белән Кар Кызы да килде. Аларга укучылар җырладыларЮ биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.
-
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай! 24.12.2015

Исәнме Кыш бабай, исәнме
Бик озак көттек сине.
Син килгәнне белгәнгә
Җыелып килдек бире.
Син безгә диңгез-океаннар,
Урманнар кичеп килдең.
Сагынып көткән дусларыңа
Бүләк өләшим дидең.
-
Яңа елга классларны бизәдек 24.12.2015

Яңа елны каршылыйбыз матур бизәкле класслар белән
-
Яңа ел газетасына конкурс 23.12.2015

Укучыларыбыз Яңа елга багышланган бик матур, эчтәлекле газеталар чыгардылар. 1 урынга 9 класс (кл. җит. Гараева Р.М.) лаек булды. Башлангыч класс укучылары кышка карата рәсемнәр ясадылар.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз.Молодцы!
-
Укырга кая барырга? 23.12.2015

Шурабаш мәктәбендә 8 - 9 класс укучыларының Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан укырга чакырырга килгән вәкил белән очрашулары булып үтте. Ул укучыларны техникумда алырга мөмкин булган белгечлекләр, уку һәм яшәү шартлары, үткәрелгән чаралар турында таныштырды. Шулай ук чыгышта укучылар презентация белән дә таныштылар.
-
Иң күп әдәби китап укучылар 22.12.2015

Мәктәбебездә һәр атнаның сишәмбесендә линейка үткәрелә. Бу атнада иң күп әдәби китап укучылар билгеләнде. Мәктәптә иң күп әдәби китап укучы - 2 а классы укучысы Һадиева Зөләйха. Иң күп китап укучы класслар: 2 а, 2 б, 3 а, 3 б, 4 а, 4 б класслары. Призлы урыннарны алган класслар мактау грамоталары белән, ә укучылар бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыларны мәктәп китапханәчесе Шакирова Р. Г. котлады һәм башка укучыларны да күбрәк әдәби китап укырга чакырды.
-
Котлыйбыз! 22.12.2015

17 - декабрьдә әдәбияттан район олимпиадасы булды. Безнең мәктәптән 7 - класс укучысы Шәйхиева Зәлинә (укытучысы Сафина А. М.) призер булды. Аны чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз!











