Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
E-Mail: | Shurabash2019@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 52 / Бездә укыйлар 52 укучы |
У нас учат: | 18 / Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Ату һәм дартс буенча ярышлар 24.10.2023
24 нче октябь көнне Арчаның 5 нче номерлы мәктәбендә ату һәм дартс буенча мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында ярышлар булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәп укытучылары да да бик теләп катнашты.
-
Көзге ярминкә 23.10.2023
23 нче сентябрь көнне көзге ярминкә гөрләде.Башлангыч класс укучылары көзге уңышлардан төрле подделкалар ясады, ә югары класс укучылары үзләре әзерләгән ризыклар белән сыйлады.
-
Марийские национальные блюда 22.10.2023
Съёмка серии роликов, посвященных национальным традициям народов Татарстана. Создаётся в рамках Года национальных культур и традиций в Республике Татарстан. Марийские национальные блюда. Участники марийского народного фольклорного ансамбля угостили гостей блинами и подкогыльо. ГТРК Татарстан.Гостей принимала учительница марийского языка и литературы Антипова Олеся Игоревна
-
“ Туган телем сагында” 21.10.2023
“ Туган телем сагында” акциясенә кушылып, 6 сыйныф укучылары татар телендә туган телгә багышланган кроссвордлар, ребуслар һәм башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар. Бу мавыктыргыч уен - эш укучыларга бик ошады.
-
Көзге бал 20.10.2023
Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көз алтын төсләре, муллыгы һәм күркәмлеге белән аерыла. Көз ул - муллык, ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясау чоры. Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, 20 нче октябрь көнне мәктәбебездә гөрләтеп көзге бал - уңыш бәйрәмен узды. Көз аенда мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң котеп алынганы инде ул Көзге бал. Ул көзнең иң матур чагында үткәрелә. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. . Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды. Барлык укучыларның да чыгышлары искиткеч иде.
-
“Тел – күңел көзгесе” 20.10.2023
“Туган телем сагында” акциясе кысаларында 8 сыйныфта “Тел – күңел көзгесе”дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Укучылар туган тел турында сөйләделәр. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр.
-
Осень - чудесная пора 20.10.2023
Осень - чудесная пора, которая вдохновляет своей яркостью и пестротой красок на воплощение прекрасных творческих идей.
В нашей школе проходит выставка поделок из природного материала. Для создания этих шедевров ученики начальных классов использовали дары осени - овощи, фрукты, сухоцветы, листья, шишки...
Көз-искиткеч вакыт, ул үзенең җанлы һәм төсле төсләре белән искиткеч иҗади идеялар тормышка ашырырга дәртләндерә.
Безнең мәктәптә табигый материаллардан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе уза. Бу шедеврларны ясау өчен башлангыч класс укучылары көз бүләкләре - яшелчәләр, җиләк-җимешләр, кипкән чәчәкләр, яфраклар кулланганнар. -
Уңыш бәйрәме 19.10.2023
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 19нчы октябрь көнне 1-4 нче сыйныф укучылары белән Уңыш бәйрәме үткәрелде.
-
“ Туган телем сагында” 19.10.2023
“ Туган телем сагында” акциясенә кушылып, мәктәптә “Туган тел язмышы” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуы турында әйтелә. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, ә бу исә – телнең бөтен матурлыгын тоеп, аның кагыйдәләрен белеп эш итү, ягъни сүз байлыгына ия булу дигән сүз.
-
"Туган телебезне саклыйк! 19.10.2023
"Туган телебезне саклыйк!" акциясе кысаларында башлангыч класс укучылары татар халык әкиятләренә нигезләнеп төзелгән татарча мультфильмнар карады