Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Авиамоделирование 10.03.2016

Сегодня состоялись районные соревнования по авиамодельному спорту в лично-командном первенстве в классе зальных метательных моделей планеров международного класса. На этих соревнованиях участвовали учащиеся нашей школы Антипов Эмиль, Шайхиев Расим, Александров Андрей. Руководитель учитель технологии Ганиев А.Г.
-
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле гүзәл затлар! 08.03.2016

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен! -
Бәйрәм белән! 05.03.2016

Менә килеп җитте тагын
Кояшлы ямьле язлар.
Бәйрәм тантанасын тоеп,
Шатлана хатын-кызлар.
Сигезенче март көнне
Хатын-кызлар бәйрәме.
Кызларга бүләк итәбез
Гөлчәчәкләр бәйләмен.
Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.
Бүген 8 класс укучылары 8 мартка багышланган музыкаль чыгыш ясадылар.
-
Әниләр бәйрәме 05.03.2016

Яңа Сәрдә башлангыч мәктәбе укучылары әниләрен бәйрәм белән котладылар.
Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,
Рәхәт тә соң “әни” диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр. -
"Татар кызы - 2016" 04.03.2016

Бүген мәктәптә язның беренче бәйрәме 8 мартка карата "Татар кызы 2016" конкурсы узды. Конкурста 5 класс укучысы Гарипова Миләүшә, 6 класс укучысы Зиатдинова Тамчы, 7 класс укучысы Идиятуллина Алисә, 8 класс укучысы Сафина Алия, 9 класс укучысы Шәйхиева Рәзилә катнаштылар. Кызлар төрле конкурсларда көч сынаштылар. "Татар кызы-2016" исеменә Идиятуллина Алисә лаек булды. Киләчәктә дә уңышлар сезгә.Молодцы, кызлар! Бәйрәм белән барыгызны да!
-
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле әниләр һәм әбиләр. 03.03.2016

Байкал башлангыч мәктәбе укучылары әниләрне һәм әбиләрне 8 Март бәйрәме белән котлау өчен, матур бүләкләр әзерлиләр
-
Күңелле стартлар 24.02.2016

23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч классларда укучы малайлар арасында "Күңелле стартлар" уздырылды. "Умелые" командасы җиңү яулады. Молодцы!
-
Әтиемә бүләк 24.02.2016

Ватанны саклаучылар көненә карата Яңа Сәрдә башлангыч мәктәбе укучылары әтиләренә бүләкләр ясадылар.
-
Бәйрәм белән, ир - егетләребез! 23.02.2016

Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне 22.02.2016

Халкым теле миңа - хаклык теле
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21 нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, 5 студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә " Халыкара Туган тел көне" дип билгеләп үтелә башлады.
Бүген мәктәптә 5 нче класс укучылары белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина А. М. Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел - рухи дөнья көзгесе" дигән кичә үткәрелде. Класс сәгатьләрендә дә түбәндәге темаларга "Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!", "Телебездә - тарихыбыз", "Тел дигән дәрья бар" әңгәмәләр үткәрелде.











