Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 36 / Бездә укыйлар 36 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Шахмат ярышы 15.09.2026

Буген Арча Укучылар сараенда хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Габдрахманов Наил Газиз улы истәлегенә багышлап шахмат ярышлары уздырылды. Ярышлар 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, 14-35 яшь арасындагы кызлар һәм егетләр, 35 яшьтән өлкәнрәк ветераннар категорияләренә бүлеп үткәрелде. Безнең мәктәбебез укучылары да катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар. 8нче класс укучысы Шайдуллина Әминә үз категориясендә(14-35 яшьлекләр) 1 урын алды һәм кубокка ия булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
-
“Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” 10.09.2026

Хәзерге шау-шулы заманда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле җәяүлеләр белән куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Менә шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен без башлангыч сыйныф укытучылары 1 класстан укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен өйрәтәбез. Бүген “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага багышланган класс сәгате үтте. Класс сәгатенең максаты: светофорның төсләрен аера белү, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү; урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү; юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
-
“Россия – халыклар йорты” Бөтенроссия диктанты 08.09.2026

2026 елның 8 сентябрендә Россиядә беренче тапкыр мөһим дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм халыкларының мәдәни мирасын үстерү, милләтара бердәмлекне һәм татулыкны ныгыту максатларында билгеләнгән. Шул максаттан мәктәбебездә “ Россия – халыклар йорты” Бөтенроссия диктанты татар һәм мари телендә язылды.
8 сентября 2026 года в России впервые отмечается важный государственный праздник - День языков народов Российской Федерации. Этот праздник установлен в целях развития культурного наследия народов, укрепления межнационального единства и согласия. С этой целью в школе был проведен Всероссийский диктант в рамках акции «Россия - дом народов»
-
акция "Сказочный день" 08.09.2026

В рамках акции"Сказочный день" , приуроченной ко Дню языков народов России, учащиеся 5-9 классов
прослушали сказки народов Поволжья : на татарском, марийском ,удмуртском, чувашском,мордовском языках с последовательным пересказом на русском языке. -
Сәламәтлек көне! День здоровья! 05.09.2026

Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз. Бүген Шурабаш мәктәбендә көтеп алынган Сәламәтлек көне! Кояшлы һава, шат күңелләр һәм спорт рухы – боларның барысы да бүгенге бәйрәмнең төп бизәкләре.
День здоровья! Солнечный воздух, веселье и спортивный дух – все это главные украшения сегодняшнего праздника.
-
Белем көне белән! 01.09.2026

Кадерле укучылар, укытучылар, һәм ата-аналар! Сезне Белем көне — 1 сентябрь белән чын күңелдән котлыйбыз!
Бүген — яңа уку елының беренче көне. Бу — яңа өметләр, яңа хыяллар, яңа ачышлар вакыты! Күңелегездә белем алуга омтылыш, йөрәгегездә зур максатлар булсын.
Беренче сыйныф укучыларына — кызыклы, мавыктыргыч мәктәп тормышы! Укытучыларга — сабырлык, илһам һәм сәламәтлек! Укучыларга — тирән белем, зур уңышлар! Ата-аналарга — түземлелек!
Яңа уку елы барыгызга да бәхет, уңыш һәм якты киләчәк алып килсен! Көнегез матур, күңелегез күтәренке булсын!
Мәктәбебездә бик матур бәйрәм чарасы үтте. -
Котлыйбыз! 30.08.2026

27.08.2026 Арча районында укытучыларның август пленар киңәшмәсе узды. Укытучыбыз Камалиева Ләйсән Фоат кызы Арча муниципаль район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Бәйрәм белән!!! С праздником!!! 30.08.2026

Уважаемые татарстанцы!
Поздравляем вас с Днем Республики Татарстан! Этот праздник имеет особое значения для каждого из нас. Мы все разные по возрасту, по национальности, по профессии и взглядами на жизнь, но мы едины в своем желании видеть республику сильной, стабильной и процветающей.
Сегодня Татарстан является бесспорным лидером среди регионов России. Мы гордимся богатой историей нашей земли, ее самобытной культурой и традициями многонационального народа. Именно гармония и согласие, уважение к многообразию делают Татарстан особенным регионом, где комфортно жить, работать и растить детей.
Желаем всем крепкого здоровья, благополучия, новых профессиональных побед и радости от каждого дня, проведенного на родной земле!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз! Бу бәйрәм һәрберебез өчен дә әһәмиятле. Яшебез, милләтебез, һөнәребез һәм тормышка карашыбыз төрле булса да, безне республикабызны көчле, тотрыклы һәм чәчәк атучы төбәк итеп күрү теләге берләштерә.
Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә бара. Республикабызның алгарышы – уртак хезмәтебез нәтиҗәсе, алдагы көннәргә ышанычыбыз һәм якты өметләребез нигезе. Без җиребезнең бай тарихы, аның үзенчәлекле мәдәнияте һәм күпмилләтле халкы традицияләре белән горурланабыз.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри җиңүләр һәм туган җиребездә уздырган һәр көннән ямь табып яшәвегезне телибез!
-
Ярмарка 2026 22.08.2026

Хөрмәтле дуслар, безнең мәктәп коллективы өчен бу көн бик җанлы һәм матур үтте!


Арча шәһәрендә узган зур ярминкәдә дә актив катнаштыкЯрмарка 20226 -
ЧӘЧӘК ФЕСТИВАЛЕ 22.08.2026

Бүген, 22 август, мәктәбебез коллективы Арча шәһәрендәге чәчәкләр фестивалендә «Арча - туган ягым, минем тарихым» исемле арт‑объектны тәкъдим итте. Бу экспозициядә без туган ягыбызга булган мәхәббәтебез белән бер рәттән Арча районының үсешен дә күрсәтергә тырыштык. Катнашкан укытучыларга бик зур рәхмәт!











