Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
E-Mail: | Shurabash2019@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 52 / Бездә укыйлар 52 укучы |
У нас учат: | 18 / Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Разговоры о важном.«Что такое Родина?» 27.11.2023
Тема разговоров о важном «Что такое Родина?» . Цель занятия: развитие чувства гордости за достижения своей Родины, формирование чувства принадлежности к российскому народу, причастности к историческому, природному и культурному наследию России.
-
“Ел укытучысы” бәйгесе 27.11.2023
“Ел укытучысы” бәйгесе ел саен оештырыла. Ул иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануны үстерүгә юнәлдерелгән. Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" бу бәйгегә зур җаваплылык белән якын килә. Бүген сынауның зона этабының икенче көне Яна Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә оештырылды. 5 мәктәптән килгән укытучылар дәрес фрагменты һәм мастер-класс күрсәтеп, көч сынаштылар. Мәктәбебездән бәйгедә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мубаракшина Лилия Ильбиковна катнашты, аңа яңадан - яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
-
Неделя психологии.
25.11.2023
Неделя психологии.
Занятие в начальных классах. "Фонтан веселья" -
"Халкыбызның милли бизәкләре" 24.11.2023
"Туган телем сагында" акциясе кысаларында "Халкыбызның милли бизәкләре" дигән чара үтте. Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар халкы аеруча яратып кигән.Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Милли киемнәрне истә тотып,аны киләчәк буыннарга җиткерү - безнең бурыч. Яхшыны яманнан аера белгән,матурлыкны,гүзәллекне яраткан,үзләренең гореф - гадәтләрен ,йолаларын онытмаган балалар киләчәктә дә үз юлларын табарлар.Балалар белән камзуллар,калфаклар, читекләр,алъяпкычлар ,түбәтәй турында сөйләштек. Соңыннан балалар белән милли бизәкләрне рәсемгә дә төшерделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 24.11.2023
Бүген мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта Арча районының эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче полиция капитаны Усманова Энҗе Сәләховна катнашты. Ул әти-әниләрне һәм укучыларны юл йөрү,транспорт чараларын дөрес куллану кагыйдәләре белән таныштырды, исерткеч эчемлекләр, тәмәке, электрон сигаретлар кулланырга ярамаганлыкны, социаль челтәрләр белән сак эш итүне искәртеп үтте.
-
Неделя психологии 24.11.2023
В рамках недели психологии в начальных классах были проведены психологические игры
-
Өстәл теннисы һәм бадминтон 24.11.2023
24нче ноябрь көнне Апаз урта мәктәбе базасында профсоюз членнары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең профсоюз членнары да катнашты. Өстәл теннисы буенча Гайфуллин Рәшит 3 урын, Сагдуллина Райлә 2 урын. Молодцы!
-
Әниләр көне 24.11.2023
Әни! Дөньядагы иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. Әни дигәндә дөньялар яктыра, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшь килә. Чөнки җирдәге иң бөек кеше – ул безнең әниләребез. Бүген мәктәбебездә матур бәйрәм-"Әниләр көне "узды.Башлангыч класс укучылары тарафыннан бик матур кичә үткәрелде.
-
"Туган телем сагында" 23.11.2023
"Туган телем сагында" акциясе кысаларында башлангыч класс укучылары татар халык уеннарын уйнадылар,мәкальләр әйтештеләр.
-
"Туган телем сагында" 23.11.2023
"Туган телем сагында" акциясе буенча мәктәбебездә төрле чаралар үтә. "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дип исемләнган зирәкләр һәм тапкырлар ярышы узды. Хикмәтле дә, бизәкле дә булган туган телебез турында фикер алышынды,зирәклектә ярыштылар.