Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Отчет-сайлау җыелышы 27.04.2017

Бүген мәктәптә башлангыч профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы узды. Җыелышта мәктәп һәм профсоюз оешмасы арасында төзелгән коллектив килешүнең 2016 нчы елга үтәлеше каралды. Мәктәп директоры Хайруллина З.И. һәм профсоюз рәисе Идиятуллина Р.Т. коллектив килешүенең үтәлеше турында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Коллектив килешүенең һәр пункты буенча нәрсә эшләнүе турында мәгълүмат бирелде. Эш сәгатьләре, ял, отпуск бирү, төрле кыен хәлләрдә калганда бирелә торган льготалар тормышка вакытында ашырыла. Шулай ук Шурабаш балалар бакчасы мөдире Вафина Гөлгенәнең дә чыгышы тыңланды. Башлангыч профсоюз рәисе Идиятуллина Р.Т. 2017-2019 нчы елларга төзелгән коллектив килешүдәге үзгәрешләр белән профсоюз членнарын таныштырды.
-
Котлыйбыз! 27.04.2017

Хөрмәтле ветеран укытучыбыз Елизавета Михеевнага грамота тапшыру тантанасы
-
ВПР - 2017 27.04.2017

Сегодня учащиеся 5 - го класса выполняли ВПР по биологии.
-
"Без бергә" 27.04.2017

"Без бергә" дип исемләгән Республика күләм фестиваленең зоналный этабы Кукмарада узды.Шурабаш мәктәбеннән "Шишор" ансамбль( җитәкчесе Антипова О.И.) бу фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
“Безнең йөрәкләрдә син, Тукай” 26.04.2017

Халык моңы- синең моңың булды,
Халык күңеле-синең күңелең.
Ил гомере-халык гомере кебек
Озын булсын, шагыйрь, гомерең!
26 апрель көнне мәктәбебездә күренекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай” исемле кичә үтте. Анда 8 сыйныф укучылары Тукай турында истәлекләр белән таныштырдылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Катнашкан укучыларга,кичәне әзерләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Алсу Мөхтәровнага рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
Бердәм милли кием көне! 26.04.2017

Тукай туган көне уңаеннан укучылар милли киемнән килделәр.Һәр класста бик актив катнашты.
-
Татар теленнән БРТ 26.04.2017

24 нче апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән БРТ тапшырдылыр. Нәтиҗәләр барыбызны да сөендерерлек булыр дигән ышанычта калабыз,чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телибез.
-
Инспектор Нигъматуллин Мансур Камбилович белән очрашу 25.04.2017

25 нче апрель көнне мәктәпләр белән эшләүче инспектор Нигъматуллин Мансур Камбилович укучылар һәм укытучылар коллективы белән очрашты. Ул районыбыздагы яшүсмерләр белән эшнең торышы турында сөйләде. Мансур Камбилович үз чыгышында интернет челтәрендәге укучылар өчен куркыныч булган уеннар булуын, даими күзәтергә кирәклеген җиткерде.
Кичке уннан соң балалар өйдә булырга тиешлеген ассызыклады. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим истә тотарга, бигрәк тә язгы чорда сулык һәм бозлыкларда үз-үзеңне дөрес тотуны искәртергә кирәклеген белдерде. Профилактик чаралар бердәм, даими булса гына нәтиҗәле булуына басым ясады. Укучылар алдында бик эчтәлекле чыгыш ясады. Укучыларның, яшь категориясеннән чыгып, сөйләшүләрне өч төркемдә үткәрде (башлангыч, урта, югары класслар). Очрашу барышында җинаять кылу, милекне бозу, мәктәп Уставын үтәмәү,әдәпсез сүзләр куллану кебек административ хокук бозулар өчен җаваплылык аңлатылды. Юл кагыйдәләре искә төшерелде.Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
-
ВПР-2017 25.04.2017

-
Бүген 4 класс укучылары математикадан,5 класс укучылары тарихтан ВПР эшләделәр.
-
-
Өмәдә. 25.04.2017

Укучылар мәктәп терреториясен җыештыру эшләре башкардылар.











