Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Бака – патшабикә" әкиятенең геройларын сүрәтләү 27.12.2024

Балаларны фантастик образлар рәсемен ясарга өйрәтүне дәвам итү, рәсемне төрле детальләр белән тулыландыру күнекмәсе булдыру. Сүрәтне кәгазь битендә урнаштыру күнекмәсен ныгыту. Балаларны рус халык әкиятләре белән таныштырып, иҗади күзаллауларын үстерү, үз әкият образларын уйлап табуларына ирешү.
-
Бүләккә пирамидалар 25.12.2024

Кечкенәләр төркемендә "Бүләккә пирамидалар" темасына кисеп-ябыштыру шөгыле. Аппликациядә уенчыкларның образларын бирә белергә, берничә өлештән торган предметларны сүрәтли белергә өйрәтү, активлык, күзәтүчәнлек, мөстәкыйльлек тәрбияләү .
-
Кар сыннары ясадык. 23.12.2024

Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Тырышып кар сыннары ясадык.Якынлашып килүче Яңа ел белән дуслар!
-
Сыек матдәләрне үлчәү 19.12.2024

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән математика шөгыленнән сыек матдәләрне үлчәргә өйрәндек, эш дәфтәрләрендә бирелгән биремнэрне үтәделәр.
-
"Яңа ел"открыткасы 16.12.2024

Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта. Мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә тәрбияләнүче балалар да кисеп ябыштыру шөгылен үз итәләр. Бүгенге шөгыльдә без балалар белән төсле кәгазьдән "Яңа ел" открыткасын ясадык. Балаларга бик ошады.
-
"Тылсымлы кош" рәсем шөгыле 12.12.2024

Мәктәпкәчә балачак –бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мохитны өйрәнәләр.Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән,тойган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар . Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш төрләреннән санала.Рәсем эшчәнлеге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Без бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар белән "Тылсымлы кош" ясадык.
-
Массаж юлыннан. 11.12.2024

Көн саен көндезге йокыга кадәр, йокыдан соң мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары аяк табаннарының кан йөрешен яхшырту өчен махсус ясалган юл буйлап йөриләр. Шулай ук бу күнегүләр яссы табанлылык профилактикасы да булып торалар. Балалар бу массаж юлыннан бик теләп атлыйлар.
-
Рәсем кечкенәләр төркеме.Математика зурлар,мәктәпкә әзерлек төркеме 04.12.2024

Бүген кечкенәләр төркеме белән рәсем шөгылендә бармаклар ярдәмендә зәңгәр төстәге кәгазь битенә кар яудырдык.
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме математикадан сәгать макетында вакытны билгеләү күнекмәсен, шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен ныгыту, күппочмаклар турында белемнәрен баету, бишпочмаклык, алтыпочмаклык геометрик фигуралар белән таныштыру булды. -
Әнием - иң кадерлем! 29.11.2024

Бүген балалар бакчасында "Әнием-иң кадерлем" дип исемләнгән бәйрәм булды. Балалар әниләренә багышлап матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
"Осталык дәресе" 27.11.2024

Бүген Арча 5 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр "Осталык дәресе" (Мастер класс) күрсәттеләр. Тәрбиячебез Каюмова Гүзәл Наил кызы "Иң яхшы мастер-класс" район конкурсында 3 нче урынга лаеклы булды. Котлыйбыз!







