Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Бакчабызга агачлар утырттык. 03.10.2016

Максат: Балаларның туган ягыбыз урманнарында үсүче агачлар турында белемнәрен арттыру, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
-
Кисеп - ябыштыру ( мәк әз., урт төр) 30.09.2016

Тема: Көзге келәм. (коллектив эш)
Максат: Кул чукларын төсле кәгазьгә төшереп.контур буенча тигез итеп кисү алымын камилләштерү, төрле төстәге килеп чыккан яфраклардан көзге келәм төзү.Коллектив белән килешеп,уртак фикергә килеп эш итә белергә өйрәтү. -
Урамга экскурсия. 29.09.2016

Максат: Урам табигатен күзәтү. Көз билгеләрен күрә белү, агачларны күзәтү, коелган яфракларны җыеп уйнау.
-
Музыка эшчәнлеге. 28.09.2016

Максат: Балаларны татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү.Көйне тыңлап дөрес хәрәкәтләр башкарырга өйрәтү.Берүк вакытта җырлау һәм хәрәкәтләнү күнекмәләрен ныгыту."Сөйбелә" бәйрәменә әзерләнү.
-
27 сентябрь-Тәрбиячеләр көне! 27.09.2016

Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын
-
Әйләнә - тирә дөнья белән таныштыру. 26.09.2016

Тема: Милли киемнәр
Максат: Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү.Бәйләнешле фкерләү сәләтен үстерү,сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү.Милли киемнәрнең исемнәрен , бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру. Әби - бабаларыбызның милли киемнәре белән таныштыру. -
Иртәнге гимнастиканы көндәлек ясыйбыз. 23.09.2016

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. Менә безнең иртәнге гимнастиканың кайбер моменты.
-
Әвәләү эшчәнлеге (мәк.әз. һәм зурлар гр.) 22.09.2016

Тема: "Җиләк - җимеш"
Максат: Төрле предметларның формасын ( түгәрәк,овал) бирә белү күнекмәләрен ныгыту. Һәр җиләк - җимешнең үзенә хас билгесен бирә белергә, геометрик фигуралар белән охшаш, аерым якларын таба белергә өйрәтү.Әвәләү барышында тәгәрәтү, бармак белән тигезләү, чеметү, тарту алымнарын куллану. -
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү (мәк. әз. төр.) 21.09.2016

Тема: Сүздән (җ) һәм(ж) авазларын аерып алу.
Максат: Сүзне аерым авазны интонация белән аерып алып әйтү күнекмәсен ныгыту. (ж) авазын ишетү һәм әйтү күнекмәсен булдыру. Сөйләмдә (жь) һәм( ж) авазлары булган сүзләрне активлаштыру.Балаларны калын һәм нечкә әйтелә торган тартык авазларны ишетү һәм аларны аера белү күнекмәсен булдыру -
Матур әдәбият белән кызыксынабыз. А. Алиш иҗаты белән танышу. 20.09.2016

Максат: А.Алиш әсәрләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Әкиятләр, хикәяләр ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерү.А.Алиш китаплары һәм иллюстрацияләр аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. Китапларга сакчыл караш тәрбияләү.







