Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
Год основания учреждения: | 2017 |
У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
НОВОСТИ
Халык игътибарына!
Опубликовано: 30.07.2025Россия Федерациясе территориясендә җинаятьчеләр йогынтысында булган һәм Украинаның махсус хезмәтләре күрсәтмәсе буенча эш итүче гражданнарның энергетика, электр элемтәсе, торак һәм коммуналь хуҗалык объектларына яисә башка тормыш тәэмин итү объектларына (шул исәптән тимер юл транспорты һәм транспорт инфраструктурасы объектларына) карата хокукка каршы гамәлләр (диверсия һәм террорчылык һөҗүмнәре) кылу очраклары ешайды.
Кагыйдә буларак, гражданны җинаять кылуга тарту максатларында җинаятьчеләр мошенниклык схемаларын кулланалар.
Әлеге гамәлләр көнкүреш һәм сәнәгать кулланучылары объектларының нормаль эшләвен бозуга китерә, илнең икътисадый иминлегенә зыян сала.
Исегезгә төшерәбез!
Территориягә рөхсәтсез үтеп керү, шулай ук Энергетика, электр элемтәсе, торак һәм коммуналь хуҗалык объектларының яисә башка тормыш тәэмин итү объектларының (шул исәптән тимер юл транспорты һәм транспорт инфраструктурасы объектларының) эшенә тыкшыну җинаять җаваплылыгына китерә.
Әлеге җинаять өчен закон йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан өч елга кадәрге чорда хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә өч елга кадәр мәҗбүри эшләр, яисә шул ук срокка иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган.
Бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып яки үз хезмәт урыныннан файдаланып кылынган әлеге гамәл биш елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр белән яки сиксән мең сумга кадәр штраф белән яки алты айга кадәрге чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф белән биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана.
Әгәр күрсәтелгән гамәл саксызлык аркасында кешенең үлеменә китерсә, гаепле зат биш елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр яки сиксән мең сумга кадәр штраф белән җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки алты айга кадәрге чор өчен хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф белән яки аннан башка җәзага тартылырга тиеш.
К списку новостей