• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42
Телефон: +7(843)-663-33-30
E-Mail: S6.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "АСОШ №6"
Руководитель: Закирова Фильсина Фаргатовна
Год основания учреждения: 2017
У нас учатся: 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы
У нас учат: 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр

НОВОСТИ

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы

Опубликовано: 17.03.2025

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы “Татарстан Республикасында 2023-2030 нчы елларга дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча Дәүләт программасын үтәү өчен, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан, 2024-2025 нче уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән бергәләп татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды. Бәйгенең зона этабы безнең мәктәптә үтте. Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче, Биектау, Тәтеш районнарыннан 83 укучы катнашты әлеге бәйгедә. Укучыларның иҗади чыгышларын мәртәбәле жюри тыңлап бәяләде. Алар: -Ләйлә Ихсановна Минһаҗева -филология фәннәре докторы, Казан Федераль университеты татар әдәбияты кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы; -Марат Хәлилович Закиров -язучы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы; -Рәдиф Нәҗипович Сәгъдиев -драматург, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы; -Зөлфия Тәлгатовна Закирҗанова - Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының милли мәсьәләләр буенча әйдәп баручы белгече. Безнең мәктәптән бәйгедә 7 нче Б сыйныфы укучысы Мөхәммәтшина Инзилә катнашты. Ул “Журналистика” номинациясендә көч сынашты һәм 1 нче тур җиңүчесе сертификаты белән бүләкләнде. Бәйгенең йомгаклау этабы һәм анда катнашучылар соңрак игълан ителәчәк.



К списку новостей