Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
Руководитель: | Мустафин Дилюс Фаритович |
Год основания учреждения: | 2017 |
У нас учатся: | 882 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 882 укучы |
У нас учат: | 54 педагогических работников \ Бездә укыталар: 54 педагогик хезмәткәр |
НОВОСТИ
Арчаның 6 нчы мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләре игелекле эштә катнаштылар
Опубликовано: 19.01.2025Бүген, 19 нчы гыйнвар көнне, Арчаның 6 нчы мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләре игелекле эштә катнаштылар. Алар "СВОга ярдәм ит" акциясенә кушылдылар һәм егерме алтынчы январьдә юлга кузгалачак гуманитар колоннага үз өлешләрен керттеләр. Бер төркем әниләр һәм балалар, күңел җылысын салып, токмач басып кистеләр. Икенчеләре сугыш кырындагылар өчен шифалы үләннәрдән, киптерелгән җиләк- җимешләрдән чәй пакетлары тутырдылар. Өченчеләре яралыларга беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк- яраклардан торган бокс- пакетлар җыйдылар, изге теләкләрен яздылар. Уртак бердәм эш кәефләрне күтәрде һәм җиңүгә ышанычны арттырды. Балалар һәм әти- әниләрнең, укытучылары Миннебаева Гөлназ Илшатовнаның бу ярдәме солдатларыбызга рухи көч бирер дип ышанабыз. Тупланган ярдәм районыбыз волонтерларына тапшырылды.
К списку новостей