Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
Руководитель: | Мустафин Дилюс Фаритович |
Год основания учреждения: | 2017 |
У нас учатся: | 882 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 882 укучы |
У нас учат: | 54 педагогических работников \ Бездә укыталар: 54 педагогик хезмәткәр |
НОВОСТИ
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме / "Последний звонок"
Опубликовано: 23.05.2023Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп "Соңгы кыңгырау"
бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы Казан арты милли мәгариф белем үзәге "Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты.
Бәйрәмебезгә мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Кәримов Рүзәл Таһир улы, Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Калимуллина З.Р.
килде. Килгән кунакларыбыз, укытучылар коллективы, укучылар һәм ата-аналарны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бу тантаналы чарада чыгарылыш укучылары да җавапсыз калмадылар, җырлар һәм шигырьләр аша туган мәктәпләренә, кадерле укытучыларына рәхмәтләрен ирештерделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме, классташлары һәм мәктәп еллары күңелләрендә гомергә сакланачак. Имтиханнарын уңышлы тәмамлап, мәктәп елларында туплаган тәҗрибә һәм белемнәрен тормышта үз урыннарын табарга һәм уңышка ирешергә, туган илебезнең матур киләчәге өчен үз өлешләрен кертүләрен теләп калабыз.
К списку новостей