• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42
Телефон: +7(843)-663-33-30
E-Mail: S6.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "АСОШ №6"
Руководитель: Мустафин Дилюс Фаритович
Год основания учреждения: 2017
У нас учатся: 871
У нас учат: 56

НОВОСТИ

«СалаваTik» төркеменең зур концерты

Опубликовано: 23.02.2023

22 нче февраль көнне Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә «СалаваTik» төркеменең зур концерты узды. Ул Халыкара Туган тел көне кысаларында үткәрелде.
«СалаваTik» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Мондый зур чараның Арча районында узуы юкка түгел. Арчалылар, 2023 елда «Салават күпере» журналына язылу буенча беренче урынны алып, журнал тарафыннан үткәрелгән «Без – беренче» бәйгесендә җиңү яулады. 2023 елның беренче яртыеллыгына «Салават күпере»нә арчалыларның 408е язылган. Бүләккә – «СалаваTik»лардан зур концерт!
«СалаваTikларның концертын, Халыкара Туган тел көнен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган җирендә үткәрү бигрәк тә урынлы. Моннан ике ел элек башланып киткән «СалаваTik» проекты үсеп килүче буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, ана телебезне җырлар аша саклауда һәм өйрәнүдә әйтеп бетергесез зур урын алып тора.
Тамаша залында бер бала да читтә калмады, һәрберсе «СалаваTik»ларга кушылып җырлады. Концерт тамашада балаларның иң яратып тыңлаган популяр татарча җырлары яңгырады.



К списку новостей