Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
Руководитель: | Мустафин Дилюс Фаритович |
Год основания учреждения: | 2017 |
У нас учатся: | 871 |
У нас учат: | 56 |
НОВОСТИ
Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме узды
Опубликовано: 20.03.2021Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар.
Бүген мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар халык уеннарын: “Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”, санамышлар әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр, яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
К списку новостей