• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42
Телефон: +7(843)-663-33-30
E-Mail: S6.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "АСОШ №6"
Руководитель: Мустафин Дилюс Фаритович
Год основания учреждения: 2017
У нас учатся: 871
У нас учат: 56

НОВОСТИ

Безнең мәктәп үзенең остазлары белән горурлана

Опубликовано: 22.09.2020

Шәһәрнең көнбатышында урнашкан Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе дүртенче уку елына аяк басты. Казан арты милли мәгариф белем үзәгенең яңа уку елы да зур уңышлар белән башланып китте.
2019-2020 нче уку елында мәктәбебезнең ике укытучысы – тәҗрибәле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гаптелбәрова Диләрә Мәгъсумовна һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабирова Диана Марселевна, “Ел укытучысы” конкурсының зона этабын уңышлы үтеп, республика этабында катнашуга чакыру алдылар. Сәләтле хезмәттәшләребез республика этабында да уңышлы чыгыш ясадылар.
Сабирова Диана Марселевна, 2019 нчы елда Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятен тәмамлап, безнең мәктәптә эш тәҗрибәсен башлап җибәрде. “Ел укытучысы” конкурсының район этабында “Педагогик дебют” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. Казан шәһәрендә узган республика этабында “Эссе”, “Укытучының шәхси сайты”, “Дәрес”, “Мастер-класс” конкурс биремнәрен үткәннән соң, Татарстан Республикасының иң яхшы яшь укытучылары унлыгына керде һәм “Педагогиканың киләчәге” номинациясендә җиңүче булды.

Зур уңышларга ирешкән укытучыларыбызны котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә яңа җиңүләр, һөнәри үсешләр телибез.



К списку новостей