Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
Руководитель: | Мустафин Дилюс Фаритович |
Год основания учреждения: | 2017 |
У нас учатся: | 882 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 882 укучы |
У нас учат: | 54 педагогических работников \ Бездә укыталар: 54 педагогик хезмәткәр |
НОВОСТИ
Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе - “Тату класс серләре “ конкурсының зона этабында җиңүче
Опубликовано: 07.12.2018
Республикада берничә ел элек әлеге проект буенча эш башланып китте. Проект ата- аналар комитетларының мәктәп белән үзара хезмәттәшлеге барышындагы кайбер нәтиҗәләрен республикада тәҗрибә буларак тарату максатын куя . “Ата- аналар комитеты эшчәнлеге кайсы мәктәпнеке уңай бәяләнер?”- конкурстан көтелгән нәтиҗә дә әнә шул ягы белән кызыклы.
Мәктәптә үз тәҗрибәсе белән иң тату, дус класс дип саналган 9 нчы А сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Хөсәенова Наҗия Гаптелфәртовна һәм ата-аналары район күләмендә иң яхшы команда буларак бәяләнделәр. Республика зона ярышында катнашу өчен көчле хәзерлек башланды . Ата-аналардан күп сабырлык, яңа идеяләр таләп ителә. Зона ярышында катнашасы Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба районы командалары арасында сынатырга да ярамый бит! Ә алар моның шулай икәнен алдан ук уйлап эш иттеләр.
Алда тагын да катлаулы сынау көтә Арчаның 6 нчы номерлы урта мәктәбе, район данын яклап, әлеге конкурсның республика этабында да үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга тиеш. 9 нчы А сыйныфының ата- аналарына бары тик зур уңышлар гына телибез. Җиңүгә өметләник! Без булдырабыз! Без бергә!
К списку новостей