• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42
Телефон: +7(843)-663-33-30
E-Mail: S6.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "АСОШ №6"
Руководитель: Мустафин Дилюс Фаритович
Год основания учреждения: 2017
У нас учатся: 882 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 882 укучы
У нас учат: 54 педагогических работников \ Бездә укыталар: 54 педагогик хезмәткәр

НОВОСТИ

Фликер сезнең иминлек сакчысы!

Опубликовано: 03.06.2018

Өлкәннәр игътибарына! Җәяүлеләрдән яктылык сирпелергә тиеш.

 Гражданнарның  киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар буллу нигә кирәк?

Урамнар  һәм трассаларның җитәрлек яктыртылмавы, юл  хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, җәяүлеләрнең киемнәре күзгә ташланып тормау – болар барысы бергә кайгылы нәтиҗәләргә китерә. Җәяүлеләрнең юлда травма алу куркынычы көз-кыш айлары җиткәч арта. Бу куркынычсызлыкның өстәмә чаралары турында кайгырту кирәк. Монда киемнәрнең, төгәлрәге, аның төсенең роле шактый зур.

Юл аркылы чыга торган кешенең күренеп торырлык булуы бик әһәмиятле, чөнки бәрдерүләр күп очракта җәяүлеләрнең нәкъ менә  ерактан  УК күренмәве аркасында килеп чыга. Мондый хәлләр шәһәрләрнең начар яктыртылучы урамнарында еш була. Күзгә күренмәс җәяүленең гамәлләре аркасында транспортның үзара  бәрелешү яки автомобильләрнең төрле киртәләргә барып керү очраклары да күп.

 Кием җитештерүчеләрнең күбесе яктылык кайтаргыч элементлардан файдалана да инде. Әйтик, курткаларга шундый рәсемнәр, буй-буй сызыклар куялар. Хөрмәтле ата-аналар, үзеңә һәм сабыеңа кием сатып алганда, нәкъ менә шундый  модельләргә өстенлек бирергә кирәк.
Махсус  кием  булмаса, яктылык кайтаргыч элементларның бүтән төрлеләре дә бар. Фликерларны сумкага, курткага яки башка әйбергә беркетеп куярга була. Чана, коляска, велосипедларга да шундый ук иминлек элементларын куярга кирәк.

Фликерның нәрсәне аңлата?

Фликер – яктылыкны кирекайтаручы элемент. Ул юлдагы җәяүлене яисә баланы коткарып кала ала. Яктылык җитәрлек булмаган  шартларда күренеп торуны тәэмин итеп, яктылык кайтаргыч транспорт йөри торган юлда үзеңне күрсәтүнең бердәнбер ысулы, дияргә дә мөмкин.  Фликерны үзең белән йөртү тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең  тапталу  куркынычын 6-8 тапкыр киметә! Фараларның якын уты  белән хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч элементы булган җәяүлене шоферлар 130-140 метр ераклыктан ук күреп ала, ә ансыз – 25-40 метрдан гына. 

Тормыш шуны күрсәтә: өлкәннәрнең кайберләре үз  иминлекләрен  һәм балаларның иминлекләрен кайгыртмый. Яктылык кайтаргыч әйберләрнең булуын барыбыз да белеп торсын.

Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнән йөрү мәҗбүриме?

Закон юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаргычлар кулланырга куша. Дәүләт  автоинспекциясе һәм ЮХИ фонды хезмәткәрләре барыбызның да саклыгы өчен фликерлар , яктылык кайтаргыч беләзекләр, жилетлар кияргә тәкъдим итә.

 

Саклык барыбыздан да тора. Бергәләп юл кагыйдәләрен үтәсәк, киңәшләрне истә тотсак, фаҗигаләр санын киметә дә алыр идек!



К списку новостей