Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Айдар абый үткәргән концерт 16.04.2021

Бүген безнең мәктәп укучылары Айдар Фәйзрахмановның концертына чакырылган иде. Якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты, танылган җырчы җитәкчелегендәге концерт төркеме башкаруында татар җырлары, биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә тамашачылар белән уеннар һәм юмор Айдар абый үткәргән концертның үзенчәлеге булды.
-
Укучыларны бүләкләү тантанасы 16.04.2021

16 нчы апрель көнне мәктәбебездә республика фән олимпиадаларында җиңүче һәм призёр булган укучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Быелгы уку елында төрле фәннәр буенча 15 укучы җиңү яулады. Кичәгә әти - әниләр, укучылар һәм укытучылар чакырылган иде. Мәктәп администрациясе әти - әниләргә һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, ә укучылар акчалата премия белән бүләкләнде. Кичә оешкан төстә бик җылы атмосферада оештырылган иде.
-
День НКО 16.04.2021

15 апреля 2021 года на базе Арского РДК прошёл "День НКО". Приехавшие лекторы в доступной форме объяснили все ньюансы при подаче заявки на Грант Президента РФ. Так же выступили грантополучатели прошлых лет.
-
ЭКОЯЗ - 2021
15.04.2021
Бүген укучыларыбыз Җиңү паркында оештырылган "ЭКОЯЗ - 2021" акциясендә катнаштылар. Укучылар конкуреш калдыкларын аерып тапшырдылар, акция кысаларында сыерчык ояларын урнаштырдылар, музыкаль программа тыңладылар. -
ЭКОЯЗ - 2021
15.04.2021
Бүген "ЭКОяз – 2021" акциясе кысаларында 10 нчы А сыйныфы укучылары өмәдә катнашты. Алар стадион территориясендә эшләделәр. -
"Ястреблар"ны тантаналы каршы алу
14.04.2021
Буген "Ястреблар"командасын мәктәптә тантаналы төстә каршы алдык. Алар 2009 нчы елгы хоккей командалары арасындагы ярышта катнашып, Татарстан Республикасы буенча җиңүче булдылар. Мәктәп директоры Д. Ф. Мостафин укучыларны җиңүләрре белән котлады, бүләкләр дә тапшырды. -
#эковесна
14.04.2021
4 нче Б сыйныфы укучылары да көнкүреш калдыкларын жыюда катнаша.
#ЭКОВЕСНА -
Галәм серләрен ачуга 60 ел
12.04.2021
1 нче Г сыйныфында "Галәмне яулаганда" темасына сыйныф сәгате үтте . Дәрес барышында укучылар табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. Космос, космонавтлар тормышы турында яңаны ачу укучыларга бик кызык булды. 4нче А сыйныфы укучылары Ю.А.Гагаринның тарихта билгеле булган беренче очышы турында чыгыш ясадылар. Укучылар күргәзмә өчен материаллар да эшләгәннәр.
-
Яшь юл инспекторлары
12.04.2021
3нче А сыйныфы укучыларының яшь юл инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча ачык чара күрсәттеләр(җитәкчеләре: Котдусова А.Р.). 2 нче Б сыйныфы "Светофор", "Зебра" командасы юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча конкурста ярыштылар (җитәкче: Зарипова Л.Р.).
-
"Яшибез һәм хәтерлибез"
08.04.2021
10 нчы А сыйныфы укучысы Әхмәрова Алисә (җитәкчесе Заһидуллина Г.Р.) Казанда "Хәтер китабы" мемориалы бинасында узган "Яшибез һәм хәтерлибез" дип исемләнгән музыкаль-әдәби очрашуда катнашты. Алисә үзенең бабасы Әхмәров Тәлгать Хәбибрахман улының тормышы һәм сугышчан юлы турында реферат белән чыгыш ясады. Әлеге чара, үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Казан шәһәрендә үткәрелде.













