Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
Руководитель: | Мустафин Дилюс Фаритович |
Год основания учреждения: | 2017 |
У нас учатся: | 882 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 882 укучы |
У нас учат: | 54 педагогических работников \ Бездә укыталар: 54 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
21 февраль – Туган тел көне
Опубликовано: 21.02.2023Бүген – Халыкара туган тел көне!
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
2000 елда ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль – Туган тел көне дип игълан ителде. Дөньяда 6000нән артык телдә сөйләшәләр. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без мәңге сакларга тиешле тере мирас булып тора. Ә безнең өчен туган тел – ул татар теле. Бүгенгесе көндә туган телебезгә багышлап чаралар үткәрелә икән, без әле аны саклыйбыз, яклыйбыз һәм безгә туган телебез бик кадерле!
21 февраль көнне мәктәптә Туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде. "Мәкаль әйтәм - дәвам ит" уены, “Туган телебез-татар теле", "Туган телебез: бүген һәм иртәгә" дигән темага класс сәгатьләре, "Теле барның – иле бар!” дигән кичә уздырылды.
К списку новостей