• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42
Телефон: +7(843)-663-33-30
E-Mail: S6.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "АСОШ №6"
Руководитель: Мустафин Дилюс Фаритович
Год основания учреждения: 2017
У нас учатся: 871
У нас учат: 56

Мероприятия

“Блокада икмәге” Бөтенроссия хәтер акциясе

Опубликовано: 27.01.2023

27 нче гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 нче елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә.
Ленинград 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу иң авыр 872 көн була. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Бу көннәрдә “Блокада икмәге” Бөтенроссия хәтер акциясе үткәрелә. Безнең мәктәбебез дә әлеге акциягә кушылды. Китапханәдә “Блокада икмәге" чарасында катнашучыларга Ленинградта яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турында мәгълүматлар җиткерелде. Акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма була.
Шушы истәлекле дата уңаеннан китапханәдә китап һәм тарихи экспонатлар күргәзмәсе ясалып куелды.



К списку новостей