Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Сабирзянова Алсу Фархатовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Новостные блоки
Безнең яшь талантыбыз.
Опубликовано: 25.11.2026Ноябрь ае безнең яшь талантыбыз, 1 нче сыйныф укучысы, Нигъмәтҗанова Ралия өчен бик шатлыклы ай: әле күптән түгел генә «Шаян ТВ»да кунакта булса, хәзер ул «Голос Татарстана» республика конкурсында җиңү яулап кайтты. Бу конкурс Татарстан Республикасында яшәүче җыр һәм сүз осталары арасында үткәрелде. Конкурс бик кырыс шартларда узды: катнашучылар үзләренең осталыкларын, татар телендә сөйләшү культурасын һәм иҗади потенциалын күрсәтергә тиеш иде. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, быелгы катнашучылар аеруча көчле иде, һәм һәрберсенә диярлек югары бәя бирелде.
Безнең Ралиябез үзенең осталыгын вокал һәм нәфис сүз номинацияләрендә сынап карады. Аның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм лаеклы җиңүгә иреште.Үзенең чыгышларында «Мирное небо» җырын оста җырлавы өчен, нәфис сүздә Г.Тукайның «Милли моңнар» шигырен башкарып, 1 дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булды.
Ихлас күңелдән Ралияне котлыйбыз һәм аңа алда да иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
К списку новостей










