• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28
Телефон: +7(843)-663-10-05
E-Mail: S3.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад"
Руководитель: Загидуллина Гульнара Рафисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 189/ Бездә укыйлар:189
У нас учат: 27 /Бездә укыталар 27

Новостные блоки

"Туган телемнең серләрен ачам"

Опубликовано: 14.05.2021

        Туган  телем... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Мәрҗәниләр, Тукайлар нигез салган, 7 млн. халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып,бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар телем.  Бүген , 14 нче майда, Арча 3 нче башлангыч мәктәбендә узган Туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче  Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган   укучылар һәм укытучыларың  “Туган телемнең серләрен ачам”   районара фәнни - гамәли конференциясе дә сиңа багышланган иде, туган телем-татар теле. Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды: иҗади эшләр  мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Туган телем балкыта барыр юлым”, “Әбиемнең серле сандыгы” - фәнни-эзләнү  эшләре, “Сайра сандугач”, “Уйный-уйный туган (татар) телне өйрәнәбез”, “Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы”.  Арча, Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан катнашучылар булды, барлыгы 68  эш каралды. Конференциядә катнашучыларны бәяләү өчен Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе методисты Мостафина Энҗе Габдуллаҗан кызы, Арча муниципаль районы “Казан арты” музее директор урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы, Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гөлшат Камил кызы, Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы директоры Сабирҗанова Алсу Фәрхәт кызы составындагы жюри эшләде. Һәр катнашучы бик зур тырышлык куеп әзерләнгән. Жюри әгъзалары укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр. Шушындый фәнни-гамәли конференцияләрүткәрү яңалыкка омтылуга да һәм замана белән бергә атлауга да этәргеч булып тора.  Зур әзерлек куеп,  мавыктыргыч бәйрәм оештырганнары өчен һәр зур рәхмәтебезне белдерәбез!



К списку новостей