Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Субботник
08.10.2021
Сегодня наша школа активно приняла участие в общегородском субботнике по очистке пнилегающей территории -
"Көзге могҗиза"
06.10.2021
Быелгы көз рәссамнар өчен берсеннән-берсе карап туймаслык картиналар язу өчен мөмкинлекләр тудырды. Һәркем көз күренешләренә карап соклана, аның матурлыгын күреп калырга ашыга. Дөрестән дә табигатьтә алтын көз дәвам итә.Урамдагы агачлар төрле төсләр белән бизәлде: кызыл, сары, яшел, кызгылт-сары төсләргә буялды. Бу яфраклар аз гына җил иссә дә коела башлыйлар, бөтен җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә.
Көз - иҗат өчен менә дигән вакыт. Безнең мәктәбебездә быелгы«Көзге могҗиза» кул эшләнмәләре бәйгесе Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан милли колоритка нигезләнеп оештырылды. Берсеннән-берсе күз явын алырлык эшләнмәләр шаккаттыра. Укучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Акция "Туган тел укытучысына рәхмәт!"
05.10.2021
Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Минем Туган тел укытучым Закирова Гөлшат Камил кызы шушы сыйфатларны үзенә туплаган. Гөлшат Камил кызы үзе тыйнак та, үзе сөйкемле дә шул ук вакытта үзе таләпчән дә. Менә шундый булуы өчен дә мин аны хөрмәт итәм. Ул безгә Туган телебезнең без белмәгән, безгә күренмәгән серләрен балалар телендә аңлатып бирә, әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен төшендерә.
Мин укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.
-
"Укытучылар көне" - "День учителя"
05.10.2021
Хөрмәтле укытучылар! Сез - безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Татачак таңнарыгыз - аяз, туасы көннәрегез - кояшлы, төннәрегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын!
Бүген 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре (Хасанова З.Д., Чугунова З.Д., Гилязиева Ч.Х.) ярдәме белән бәйрәм концерты оештырдылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Уважаемые педагоги! Поздравляем Вас со Всемирным днём учителя! От всего сердца желаем вам здоровья, успехов, оптимизма, искреннеблагодарим вас за добрату, дуушевное участие и самоотверженность. С праздником!
-
"Рәхмәтебез чиксез!"
01.10.2021
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!Бүген мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре (Гиниятова Г.Т., Зайнуллина Р.Ф., Хакиммова Ю.И.) ярдәм белән өлкән буын хезмәткәрләре өчен бәйрәм уңаеннан бик матур һәм мәгънәле эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Шулай ук укучылар һәм укытучылар өлкәннәребезгә бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.
Бәйрәмегез белән! -
Өлкәннәр көне 01.10.2021 Воспитанники подготовительной группы сделали красивые открытки и поздравили всех бабушек и дедушек с праздником – Днем пожилого человека! Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары матур открыткалар ясадылар һәм барлык әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котладылар.

-
"МИН АРЧА БАЛАСЫ"
30.09.2021
Мәктәбебезнең 4 А сыйныф укучысы Закирова Динә "Мин Арча баласы" проекты кысаларында үткәрелгән "Мин Арчаны беләм" квестында катнашып 1 нче уурын яулады. Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез! -
Осенний кросс
30.09.2021
Наша школа активно приняла участие на осеннем кроссе среди первичных профсоюзных организации уреждении образования Арского района. -
Габдулла Тукай - безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге"
29.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Г.Тукайның 135 еллыгы уңаеннан 1 нче Б сыйныф укучыларына мәктәбебездә сәяхәт оештырылды.Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган стендлар, әкият геройларына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Тукай - безнең халыкны үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.
-
Школьная линейка
28.09.2021
Сегодня прошла очередная традиционная школьная линейка, на которой подведены были итоги успехов учащихся школы в творческой сфере. Лучшим были вручены грамоты, и благодарственные письма.










